Апаста “ШИПЫ” билгесенә бәяләр “котыра”
Район эшмәкәрләре бу көннәрдә "Шипы" билгесен күпләп сату белән мәшгульләр. Әле бу билгене эзләп йөрергә дә туры килгәли. Бәяләре дә шаккатыргыч дәрәҗәдә арткан. Узган елларда аны 10 сумга алган булсалар, быел исә 15, 25, 30, 50 хәтта 60 сумга да очратырга мөмкин. Ә машина йөртүчеләр исә нинди бәягә дә бу...
Район эшмәкәрләре бу көннәрдә "Шипы" билгесен күпләп сату белән мәшгульләр. Әле бу билгене эзләп йөрергә дә туры килгәли. Бәяләре дә шаккатыргыч дәрәҗәдә арткан. Узган елларда аны 10 сумга алган булсалар, быел исә 15, 25, 30, 50 хәтта 60 сумга да очратырга мөмкин. Ә машина йөртүчеләр исә нинди бәягә дә бу билгене алып куярга ашыгалар. Чөнки соңгы арада машина йөртүчеләр арасында бу билге булмаган очракта штраф янаганлыгы турында сүзләр йөри. Гадәттә, бу билге машиналарның тәгәрмәчләренә кышкы резиналар кидергәч куелырга тиеш. Ул машинаның арткы тәрәзәсенә ябыштырылып, артта баручы машина йөртүчегә алда "шипы"лы тәгәрмәчле машина хәрәкәт итүе, дистанцияне сакларга кирәклеге хакында хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев