9 декабрь 2014 яңалыклары
-
Апас районында Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Аверьянов котлаулар кабул итте
9 декабрь - Ватан геройлары көне уңаеннан, Янгелде авылында гомер итүче, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов кунаклар һәм котлаулар кабул итә. Күпләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән таныш Василий Игнатьевич янында район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова булып, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды. Район авыл...
-
Апаста “ШИПЫ” билгесенә бәяләр “котыра”
Район эшмәкәрләре бу көннәрдә "Шипы" билгесен күпләп сату белән мәшгульләр. Әле бу билгене эзләп йөрергә дә туры килгәли. Бәяләре дә шаккатыргыч дәрәҗәдә арткан. Узган елларда аны 10 сумга алган булсалар, быел исә 15, 25, 30, 50 хәтта 60 сумга да очратырга мөмкин. Ә машина йөртүчеләр исә нинди бәягә дә бу...
-
Апас үзешчәннәре Казанга гастрольгә барды
Район мәдәният йорты каршындагы халык театры яшь режиссеры Айгөл Хәмидуллина әзерләгән «Татарча өйләнү» спектакле (авторы-Ркаил Зәйдулла) Татарстанкүләм «Идел-йорт» фестивале финалына үтте. Апас артистлары бу әсәрне Казанның Ленин исемендәге Мәдәният Сарае зур сәхнәсендә башкала тамашачысына тәкъдим итте.
-
Түбән Камада табылган бала хакында яңа мәгълүматлар: әни кеше баласын карга ташламаган
Кичә Түбән Кама районында карга ташланган бала турында хәбәр иткән идек. Бүген исә ProKazan.ru хәбәр иткәнчә, бу вакыйга турында яңа мәгълүматлар билгеле. Мәгълүматларга караганда, сабыйны беркем дә ташлап калдырмаган. Сабыйның әнисе баласын өйдә тапканнан соң, аны хастаханәгә үзе алып килгән. Табибларга исә ул баланы урамда тапканлыгы хакында ялганлаган. Бу бала...
-
Апас радиосының исеме билгеле
Бу көннәрдә райондашларыбыз бик актив радиога исем уйладылар. Кокурста катнашучы һәркем үз исемнәрен тәкъдим иттеләр. Исемнәр төрле, кызыклы иделәр. Ә жюри исә радионы "Апас нуры" дип исемләргә дигән нәтиҗәгә килде. Бу исемне "Йолдыз" газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиева тәкъдим иткән иде. Без Ләйләне уңышы белән котлыйбыз! Конкурста катнашучыларга да олы рәхмәтебезне...