Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “ШТМ” район сайлап алу конкурсы финалы үтте

Шаяннар, тапкырлар һәм мәзәкчеләр клубы ярышларында аграр көллиятнең "Опасные", Иске Йомралы яшләренең "Юрмала" һәм Каратунның "Колхоз базары" командалары көч сынашты. Аерым номанацияләрдә команда Диплом-Грамоталарга лаек булды. Район сайлап алу турында Каратун яшьләре гран-прига лаек булды. Беренче урынны - Иске Йомралы, икенче урынны - аграр көллият яшьләре яулады. Җыелма команда Апас...

Шаяннар, тапкырлар һәм мәзәкчеләр клубы ярышларында аграр көллиятнең "Опасные", Иске Йомралы яшләренең "Юрмала" һәм Каратунның "Колхоз базары" командалары көч сынашты. Аерым номанацияләрдә команда Диплом-Грамоталарга лаек булды. Район сайлап алу турында Каратун яшьләре гран-прига лаек булды. Беренче урынны - Иске Йомралы, икенче урынны - аграр көллият яшьләре яулады. Җыелма команда Апас "ШТМ" клублары данын Буада үтәчәк зона ярышында яклаячак. Бу чарада Татарстан яшьләр эше һәм спорт министрлыгы, республика КВН клубы төбәк җәмәгать оешмасы белгечләре дә катнашты һәм аны алып барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, баш белгеч Ләйлә Сираҗева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина катнашучыларга үз киңәшләрен бирде һәм чыгыш ясады. Казан вәкилләре Рамил Агдиев белән Иляс Хәсәнов финалда катнашучы командалар өчен мастер-класслар үткәрде. Бу хакта тулырак язма "Йолдыз" битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев