Апаста спорт сөюче өлкәннәр ГТО билгеләре ала
Апаста яшәүче Тамара Сусарина лаеклы ялга чыккач, спорт белән шөгыльләнүгә аерым игътибар бирә башлый.
(24 январь, “Апастово-информ”).
Озак еллар сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән Тамара апа сәламәт яшәү рәвешен тормыш девизы итеп алган. Ул скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, бассейнга йөри, саф һавада булырга ярата.
Бу көннәрдә Тамара Сусарина ГТОның Алтын билгесенә лаек булды. Ул барлык биремнәрне уңышлы үтәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев