Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста СССР ның Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы булачак

Вячеслав Носов соңгы ике елда унга якын һәйкәл иҗат итте. Район үзәгендәге Мемориал комплекс, китапханә, музей,суд бинасы, авылларда Батырлар обелисклары, юл күрсәткечләр, оешмаларның элмәтакталары да аның иҗаты җимеше. "Алтын алка" Боз Сараена Президент бүләге- автобусны да иҗатташ дусты-"Апас хәбәрләре" телекомпаниясе видеоинҗенеры, әфганчы Айдар Сабиров белән ул бизәде. Вячеславның остаханәсе исә...

Вячеслав Носов соңгы ике елда унга якын һәйкәл иҗат итте. Район үзәгендәге Мемориал комплекс, китапханә, музей,суд бинасы, авылларда Батырлар обелисклары, юл күрсәткечләр, оешмаларның элмәтакталары да аның иҗаты җимеше. "Алтын алка" Боз Сараена Президент бүләге- автобусны да иҗатташ дусты-"Апас хәбәрләре" телекомпаниясе видеоинҗенеры, әфганчы Айдар Сабиров белән ул бизәде. Вячеславның остаханәсе исә район хакимияте бинасының беренче катында урнашкан. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин аның янына еш керә, сынчының эшен бәяли, аның белән киңәшләшә. Бу бюст-скульптура, һәйкәлләрнең төп заказчысы район хакимияте-шулай булгач бу бик гадәти, шулай тиеш дип кабул итә Носов бу эшлекле визитларны. Мине дә чакырды:
- Безнең районда туып-үскән СССР ның Социалистик Хезмәт Геройлары бюстлары сериясенә керештем. Янгелдедә яшәүче өч дәрәҗә Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов бюстын өлгерттем. Ничек тә аны шул эшем белән таныштырасы иде. Син инде 35 ел район җурналисты булып эшлисең, кешеләрен бик яхшы беләсең, булыш әле,-ди.
Чакырдык, бик теләп килде Василий Игнатьевич, таштан коелган бюсты белән бик озаклап танышты, тере образ-натура каршыбызда булгач шунда ук сынга төзәтмәләр керттек. СССР һәм Россия Законнары буенча буенча аның Социалистик Хезмәт Герое статуслы булуын апаслылар аңлыйдыр, шәт.
Инде кичә тагын Вячеслав белән очраштык.
-Карале Ришат, Болынбалыкчы яшәгән, терлекче булып эшләгән, тырышлыгы, хезмәт казанышлары өчен 1966 елда СССР Социалистик Хезмәт Герое алтын медале белән бүләкләнгән Мәгъсүмә Кәлимуллина бюстын да ясап бетердем бит. Сынны постаментка куйганчы туганнарын табып җитешмәгән якларын төзәтеп-шомартып өлгерәсе иде,-ди. Икенче көнне үк остаханәгә Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римә Гыйльметдинова белән әнисенең сынын "кабул итү"гә Геройның улы Нәҗип килеп басты.
-Менә бит ничек килеп чыкты минем газиз әнием белән тагын бер кат күрешүем,-диде ул бик нык дулкынлануын, яшьле күзләрен яшермичә. Аннан әти-әнисе турында хатирәләрен яңартты.
Вячеслав Носов үз остаханәсендә тагын ике бюст коя. Шонгаты авылында туып үскән, Воткинск урман эчендә хәрби ракеталар яшерен заводы директоры булып эшләгән, ике тапкыр Советлар Союзы Социалистик Хезмәт Герое Владимир Садовников (1928-2000) сыны инде әзер. Чираттагы дүртенче бюст чыгышы белән Тутай авылыннан Сафиулла Гобәйдулинныкы (1929-2010 еллар) булачак.
Үз Геройларыбызны барлау дәвам итә. Апас Үзәк музей директоры Рәмис Ногманов архивында әлегә шундый 10 якташыбыз турында мәгълүматлар тупланган. Алар: Апаста туып-үскән, чыгышлары безнең якларга бәйле, төрле тармакларда эшләп танылган Социалистик Хезмәт Геройлары: Янгелдедән Гайфетдин Галиев (1911-1966), Семен Никитин (Төбәк Черкене, 1922-1967), Әминә Мәликова (Шәфигуллина) (Кормаш, 1930-), Мозаффар Мөштәриев (Болынбалыкчы, 1863-1937), Акмалетдин Вахитов (Шыгай, 1900-1957), Сергей Бармин (Шонгаты, 1921-1986).
Бик тиздән район үзәгендә якташларыбызны истәлеген мәңгеләштереп Хезмәт Геройлары аллеясы да пәйда булачак.
(Тулырак язма "Йолдыз" ның киләсе санында)
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев