31 июль 2017 яңалыклары
-
«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган. Аерым алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Казанның Гарифҗанов урамында урнашкан ларекны тикшерде....
-
Тутайда 50 елдан соң очрашу булды
Гүзәл табигате, моңлы җырлары белән данлыклы Тутай авылында "Сиңа кайттым газиз туган җирем" дигән эчтәлекле кичә узды. Әлеге чарада 1944елдан 1955 еллар аралыгында дөньяга килгән, балалык елларын бергә уйнап, мәктәп елларында бер парта артына утырып укыган, яшьлек елларында яратышып, кичке уеннарда биеп-җырлап йөргән буыннар очрашты. Авыл клубында алар өчен үзләре...
-
Апаслылар тизлек ярата. Тик ахырын уйларга кирәк
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 29-30 июль көннәрендә юл йөрү кагыйдәсен санламаучы 30 транспортчы тоткарланган. Шуның бер дистәдән артыгы тиешле тизлекне сакламаучылар. Иптәш транспортчылар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, үзегезнең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына куймагыз!
-
“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале дәвам итә
Идрәз авылы клубында "Гармун моңы - йөрәк җыры" уен коралларында уйнаучылар фестивале кысаларында концерт узды. Ул Идрәз һәм Дүртиле авылы мәдәният хезмәткәрләре көче белән оештырылды. Олысы-кечесе сәхнә түрендә тамашачыны ял иттерде.
-
Апаста имамнар хисап җыелышы уздырды
Апасның Җәмигъ мәчетендә имамнарның айлык хисап җыелышы узды. Биредә тарихны барлау, тәрбия мәсьәләсенә зур өлеш кертү, яшь буынга киңәшче булу хакында сөйләшенде. Эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
-
Табар Черкене авылында торак йорт яна
- 29 июльдә, төнге сәгать 12 тулганда Табар Черкене авылында торак йорт януы турында хәбәр керде. Вакыйга булган урынга янгын сүндерүчеләр һәм барлык җаваплы хезмәтләр кыска вакыт аралыгында барып җитсә дә, ут җәелергә өлгерде. Агач йорт торырга яраксыз хәлгә килде. Янгынның сәбәбе - элект челтәренең, чыбыкларының иске булуында. Ут-күздән сак...
-
Бик тиздән! Бәйге җиңүчеләре 18 августта билгеле булачак
"Татмедиа" тарафыннан вакытлы матбугатка язылучылар арасында оештырылган бәйге җиңүчеләре 18 августта билгеле булачак. Анда безнең районнан "Татмедиа" тарафыннан нәшер ителүче өч яки аннан да күбрәк газета-журналларга язылган Гөлнур Әхмәтова, Наилә Сабирова, Алсу Нигъмәтҗанова, Наҗия Шиһапова, Гүзәл Дәүләтшина, Гөлфия Гыйбадуллина, Фәридә Ибраһимова катнаша. Бәхет кояшы кемгә елмаер? Бүләкләргә кем лаек булыр?...
-
Иске Әнәледә Диңгез флотында хезмәт иткән егетләр катнашында дискотека узды
Иске Әнәле авылы клубында Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан егетләр хөрмәтенә "Суны-җир итеп, экипажны- гаилә итеп, хезмәт итеп кайткан егетләр" дип аталган күргәзмә оешты. Биредә егетләрнең фотосурәтләре, солдат еллары истәлекләре, киемнәре куелды. Кич белән кичәге солдатлар һәм яшьләр катнашында дискотека узды.
-
Апаста СССР ның Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы булачак
Вячеслав Носов соңгы ике елда унга якын һәйкәл иҗат итте. Район үзәгендәге Мемориал комплекс, китапханә, музей,суд бинасы, авылларда Батырлар обелисклары, юл күрсәткечләр, оешмаларның элмәтакталары да аның иҗаты җимеше. "Алтын алка" Боз Сараена Президент бүләге- автобусны да иҗатташ дусты-"Апас хәбәрләре" телекомпаниясе видеоинҗенеры, әфганчы Айдар Сабиров белән ул бизәде. Вячеславның остаханәсе исә...