Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста тагын бер һәйкәл ачылды

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына яшьлек елларында ерак Германия гарнизоннарында хәрби хезмәт иткән, бүген инде 45-55 яшьлек апаслылар да актив әзерләнде. Булмаган вакытларын бар итеп, "атаман"нары, фермер Илһам Багавиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин башлангычы белән булдырылган Батырлар Скверындагы яңа һәйкәл янына җыелдылар алар. Башта төз сафларга басып, хәрби парадта да...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына яшьлек елларында ерак Германия гарнизоннарында хәрби хезмәт иткән, бүген инде 45-55 яшьлек апаслылар да актив әзерләнде. Булмаган вакытларын бар итеп, "атаман"нары, фермер Илһам Багавиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин башлангычы белән булдырылган Батырлар Скверындагы яңа һәйкәл янына җыелдылар алар. Башта төз сафларга басып, хәрби парадта да катнаштылар. Һәйкәлне тантаналы итеп ачудан соң егет елларының бик кадерле истәлекләрен барладылар. Бу һәйкәл хәзер район үзәге Батырлар Скверының бик матур бер бизәге, сез дә килеп күрегез аны!

Шулай итеп, Апаста чираттагы тагын бер һәйкәл ачылды. Батырлар мемориалындагы төрле бюст-скульптуралар, монументлар, фонтаннар саны шулай итеп хәзер иллегә якынлашты!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев