Апаста Татарстан профсоюзлары Федерациясенең киңәшмәсе үтте
Апаста Татарстан профсоюзлары Федерациясенең агымдагы семинар-киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Татарстан профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, бүлек җитәкчеләре һәм баш белгечләр Ирина Андина, Лариса Бушмилева, Анастасия Ерохина катнашты. Апас районының авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларында оешып, нәтиҗәле эшләп килүче беренчел һәм район...
Апаста Татарстан профсоюзлары Федерациясенең агымдагы семинар-киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Татарстан профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, бүлек җитәкчеләре һәм баш белгечләр Ирина Андина, Лариса Бушмилева, Анастасия Ерохина катнашты. Апас районының авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларында оешып, нәтиҗәле эшләп килүче беренчел һәм район профсоюзлары җитәкчеләре, белгечләр һәм хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы инженерлары өчен гаять файдалы үткән бу чарада йөздән артык кеше катнашты. Күпсанлы сорауларга җаваплар бирелде, видеофильм күрсәтелде. Бу чарада аларны Законнардагы яңалыклар белән таныштырдылар. АПК профсоюзлары район комитеты рәисе Руслан Галиев белдерүенчә, узган елда авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә профсоюзлар казнасыннан ярдәм итеп, 21 апаслы төрле курорт-санаторийләрдә сәламәтлеген ныгытып кайткан. Бу мөмкинлектән ел башыннан районда 8 кеше файдаланырга өлгергән.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев