Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста тугыз еллык мәктәпләр арасында волейбол ярышлары булды

Мәктәп Спартакиадасы кысаларында Апаста 15-16 апрельдә тугыз еллык мәктәпләр арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Кызлар командалары арасында Апас мәктәбе (тренеры Рәмис Гыйззәтов), Биеш мәктәбе (тренеры Рамил Мөхетдинов), Болынбалыкчы мәктәбе (тренеры Рафик Шәяхмәтов) 1-2-3 урыннарда. Бу турнирда барлыгы 8 команда катнашты. 16 апрельдә Апас мәктәбе зур спорт залында тугыз еллык мәктәпләрнең...

Мәктәп Спартакиадасы кысаларында Апаста 15-16 апрельдә тугыз еллык мәктәпләр арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Кызлар командалары арасында Апас мәктәбе (тренеры Рәмис Гыйззәтов), Биеш мәктәбе (тренеры Рамил Мөхетдинов), Болынбалыкчы мәктәбе (тренеры Рафик Шәяхмәтов) 1-2-3 урыннарда. Бу турнирда барлыгы 8 команда катнашты.

16 апрельдә Апас мәктәбе зур спорт залында тугыз еллык мәктәпләрнең 11 ир балалар командалары ярышты. Көне буена сузылган бу турнирда Каратун, Чирмешән һәм Болынбалыкчы мәктәп командалары призлы урыннар яулады. Морзалар мәктәбе командасы бу көнне ярышларга директор абыйлары Рифат Бәдертдинов бүләк иткән яңа спорт киемнәре киеп килгән иде. Алар да волейбол мәйданчыгында бик уңышлы чыгыш ясадылар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев