18 апрель 2016 яңалыклары
-
Гектар көче ничек арта?
-Безнең Киров авыл хуҗалыгы авиациясе аэродромыннан Апаска без турыдан гына 4-5 сәгатьтә очып килдек. Сагындырылган, сезнең якларда өченче сезон эшлибез бит, кырларыгызны, авылларыгызны очыш маршруты картасына карамыйча да хәтердән беләбез хәзер,-дип каршылады безне "АН-2" экипажы командиры Виктор Захаров. Икенче пилот Владимир Корин, борт технигы Сергей Бармин да иске танышлар, кочаклашып...
-
2015 елгы табышларыңнан дәүләт белән дә бүлешергә кирәклеген онытмагыз- 1 майга декларация тапшыру вакыты төгәлләнә
Дәүләт хезмәтендә эшләүче җитәкчеләр тапшырган еллык керем-табышка бәйле декларацияләр дөреслеге махсус структуралар тарафыннан аерым тикшерелә. Йорт, машина, башка күчемсез милек сатып табыш алучылар да уяу булсын-тикшерү хезмәте ялган мәгълүматларга юлыкса, җитди чаралар кулланылуы ихтимал. Шуңа да район салым хезмәтенә ашыгыгыз. Ялгышсагыз-хатаны төзәтергә әле соң түгел. Хөкүмәт йортында узган брифингта әнә...
-
Районда яңа урынбасар
Апас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча яңа урынбасары билгеләнде. Ул - әлегә кадәр мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Сафина Луиза Рәүхәт кызы. Яңа урынбасарга хезмәтендә уңышлар телибез.
-
“Балкыш“ фестиваленең өченче район туры Каратунда узды
"Балкыш" фестиваленең өченче район туры 15 апрельдә Каратун мәдәният йортында узды. Биредә барлыгы алты авыл җирлегенең (Каратун, Шәмбалыкчы, Апас-Әнәле, Дәвеш, Биеш, Черкен) үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәре (барлыгы 30 кеше) чыгыш ясадылар. Фестивальнең дүртенче район туры 20 апрельдә Сатмышта булачак. -
-
Апаста тугыз еллык мәктәпләр арасында волейбол ярышлары булды
Мәктәп Спартакиадасы кысаларында Апаста 15-16 апрельдә тугыз еллык мәктәпләр арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Кызлар командалары арасында Апас мәктәбе (тренеры Рәмис Гыйззәтов), Биеш мәктәбе (тренеры Рамил Мөхетдинов), Болынбалыкчы мәктәбе (тренеры Рафик Шәяхмәтов) 1-2-3 урыннарда. Бу турнирда барлыгы 8 команда катнашты. 16 апрельдә Апас мәктәбе зур спорт залында тугыз еллык мәктәпләрнең...
-
Бер җылы сүз күңелләрне эретә
Язгы кояш нурлары табигатьне ак карлардан арындырган, дөньяның яшәргән, ямьләнгән көннәрендә өч райондашыбыз олуг юбилейларын - 90 яшь тулган көннәрен бәйрәм иттеләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярларны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм бүләген тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыклары, агрофирма вәкилләре дә изге теләкләрен ирештерделәр. Караборнаш авылында гомер...
-
Чирмешәндә "Кичер мине, әнкәй!" спектакле сәхнәгә куелды
5 апрель көнне Чирмешән мәдәният йортында Чирмешән һәм Багыш узешчәннәре катнашында Р. Батулланың "Кичер мине, әнкәй!" спектакле сәхнәгә куелды. Рольләрне: Миргаян - Тәүзих Камалиев, Гөлзирәк - Гөлназ Габдрахманова, Минзифа - Нурия Габдрахманова, Әбүбәкер - Рәфис Гыймалетдинов, Дилфүзә - Сания Вафина, Имаметдин - Госман Нигъмәтҗанов, Сәмидә - Гөлфирә Ситдикова, Кирам -...