Апаста “Укучының мәдәни көндәлеге“ мәдәни-белем бирү проекты җиңүчеләре бүләкләнде
6 елдан бирле Татарстан Республикасында укучылар өчен “Мәдәни көндәлек“ проекты эшләп килә.
(14 октябрь, “Апастово“информ“).
Әлеге проектта районыбыз укучылары да теләп һәм актив катнаша. Быел да иң тырышлар бүләкләргә лаек булдылар. Бу хакта балалар китапханәсе мөдире Гөлинә Мулләхмәтова хәбәр итте.
“Уку елы дәвамында мәктәп укучылары китапханәчеләр көче белән оештырылган төрле кызыклы, эчтәлекле мәдәни, әдәби-музыкаль чараларда катнашып, китапханәләрдә, музей һәм театрларда булдылар. Балалар катнашкан һәрбер чарада фотосурәткә төшеп, үзләренең фикерләрен көндәлекләренә язып бардылар. Тырышлыклары юкка булмады, җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар“, – диде Гөлинә Мулләхмәтова.
Апас мәктәбе укучылары Ләйлә Хәбибуллина, Сабина Сусарина, Камилла Сафиуллина, Радмир Хәсәнов “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге“ номинациясендә җиңделәр. Апастан Люция Хәсәнова “Иң мәдәниятле әти-әни“ номинациясендә бүләккә лаек булды.
Барлык җиңүчеләрне дә район үзәк китапханәсенә чакырып, тантаналы шартларда бүләкләделәр. Китапханә мөдире Гөлчәчәк Ахманова, балалар китапханәсе мөдире Гөлинә Мулләхмәтова укучыларга алдагы елларда да уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев