14 октябрь 2020 яңалыклары
-
Бөтенроссия конкурсында Татарстан вәкилләре алдынгылар сафында
“Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия конкурсында Мамадыш шәһәре һәм Баулы районының Исергәп авыл җирлеге призерлар булдылар.
-
Авылга ашлама өчен акча бирәләр
Бүген авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров минераль ашламаларга субсидияләр бирү, әче туфраклы җирләрне известьләү һәм хуҗасыз җирләрне ачыклау буенча киңәшмә үткәрде.
-
«Tatar сүзе» бәйгесе татар шигъриятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла
«Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте.
-
Апаста “Укучының мәдәни көндәлеге“ мәдәни-белем бирү проекты җиңүчеләре бүләкләнде
6 елдан бирле Татарстан Республикасында укучылар өчен “Мәдәни көндәлек“ проекты эшләп килә.
-
“АгроАктив“ хуҗалыгы кырларында көнбагыш җыю эше бара
“АгроАктив“ хуҗалыгы кырларында быел 515 гектарда көнбагыш үстерелде. Бүген уңышны җыеп алу эше бара. Бер гектардан 31,4 центнер уңыш чыга.
-
ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә чәй табыны һәм эштәге киңәшмәләрдән баш тартырга чакырдылар
Бер хезмәткәрдә covid-19 авыруы билгеле булганнан соң тикшерелгән 127 хезмәт коллективының 83 ендә җитешсезлек очраклары ачыкланган.
-
Контейнерлар – агачлар өчен түгел
Соңгы вакытта контейнерлар янәшәсендә чүп өемнәре күреп, күпләр ризасызлык белдерде. Чүп-чарның контейнерга сыймыйча, тирә-якка таралып ятуында без үзебез дә гаепле түгелме соң?
-
“Кванториум” мобиль технопаркы дәресләрендә киләчәк тәрбияләнә
Татарстанда “Мәгариф” милли проектының “Һәр бала уңышы” федераль проекты кысаларында “Кванториум” мобиль технопаркы эшли башлады.