Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Яңа ел уңаеннан хөрмәтләү чарасы узды

Яңа ел бәйрәме уңаеннан, район башлыгы Рәшид Заһидуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәттәге казанышлары өчен атказанган исеменә лаек булган райондашлар, дин әһелләре, үрнәк, парлы, озын гаилә юлы узган гаиләләр, җитәкчеләр белән очрашты. Алдынгы хезмәткәрләр хөрмәтләнде, килгән һәркемгә бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Татарстанның атказанган артисты Резедә Шәрәфиева, танылган баянчы, Халыкара бәйгеләр җиңүчесе...

Яңа ел бәйрәме уңаеннан, район башлыгы Рәшид Заһидуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәттәге казанышлары өчен атказанган исеменә лаек булган райондашлар, дин әһелләре, үрнәк, парлы, озын гаилә юлы узган гаиләләр, җитәкчеләр белән очрашты. Алдынгы хезмәткәрләр хөрмәтләнде, килгән һәркемгә бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Татарстанның атказанган артисты Резедә Шәрәфиева, танылган баянчы, Халыкара бәйгеләр җиңүчесе Айдар Сәлахов бәйрәм кичәсенә кунак булып килде һәм чыгыш ясады.
Тантанага килгән һәркем табын артында кунак булды. Алар өчен аграр көллияте, Апас урта мәктәбе коллективлары һәм Хәйдәр Булатов җитәкчелегендәге ашханә пешекчеләре тарафыннан тәмле ашлар әзерләнгән иде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнарын тәкъдим итте. Башкала кунаклары да алар алдында чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев