30 декабрь 2017 яңалыклары
-
Апас мәдәният йортында Яңа ел тамашасы узды
Район мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме уңаеннан "Этләшмик" дип исемләнгән концерт-тамаша узды. Тормышыбыздагы малга табыну, күршелекне оныту, юл куя белмәү, гаепне гел кешедән эзләү кебек тискәре күренешләрне тәнкыйтьләү, дуслык-татулык, берләмлеккә өндәүгә нигезләнгән иде ул. Мәдәният хезмәткәрләре тагын бер кат сәхнә осталыклары белән сокландырды. Җыр-моңнар, биюләр бәйрәм кәефе өстәде. Район башлыгы...
-
Арчада җиңеп кайткан Апасның яшь хоккейчыларын район башлыгы каршы алды
"Алтын алка" боз сараенда шөгыльләнүче 2008 елгы яшь хоккейчылар Арчада узган Яңа ел турнирында катнаштылар. Алар биредә үзләрен кыю һәм җитез тотып, беренче урынга лаек булдылар. Арча районы командасын 5:1 исәбе, сабалыларны 7:0 исәбе белән җиңделәр. Буа районы командасы белән исәп 2:3. Яшь хоккейчылар Кубок һәм Мактау грамотасына лаек булдылар....
-
Яңа ел уңаеннан оештырылган бәйрәм мул сыйлы өстәлләр артында дәвам итте
Бәйрәм Апас кафесында, аграр көллият һәм мәктәп ашханәләрендә, Свияжный бистәсе кафесында мул сыйлы өстәлләр артында дәвам итте.
-
Апаста Яңа ел уңаеннан хөрмәтләү чарасы узды
Яңа ел бәйрәме уңаеннан, район башлыгы Рәшид Заһидуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәттәге казанышлары өчен атказанган исеменә лаек булган райондашлар, дин әһелләре, үрнәк, парлы, озын гаилә юлы узган гаиләләр, җитәкчеләр белән очрашты. Алдынгы хезмәткәрләр хөрмәтләнде, килгән һәркемгә бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Татарстанның атказанган артисты Резедә Шәрәфиева, танылган баянчы, Халыкара бәйгеләр җиңүчесе...
-
2017 ЕЛ ХӘВЕФЛӘРЕ: БӨТЕН РЕСПУБЛИКАНЫ ТЕТРӘНДЕРГӘН 10 ФАҖИГА
Автор: Чулпан ШАКИРОВА Фото: Алмаз Шәйхетдинов коллажы 2017 ел халык хәтерендә хәвефле, тынгысыз булып калыр, мөгаен. Intertat электрон газетасы, хәтер һәм гыйбрәт өчен, елның фаҗигале вакыйгаларын барлый. Давыл Май аенда Арча районы Кәче авылында яшәүче "халык синоптигы" Рәсим абый Солтанов: "Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма...