Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Үзбәкстан Республикасы гражданнары сайлауларда катнашты

Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары бердәм булып үз тавышларын бирде. 22 декабрьдә Үзбәкстан республикасында парламентка сайлаулар уза. Бу мөһим вакыйгадан Үзбәкстаннан еракта яшәүчеләр дә читтә калмады. Алар өчен вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге тудырылды.

Апас районында үткән сайлаулар да халыкның актив катнашында үтте. Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары бердәм булып үз тавышларын бирде. Тавыш бирүне Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелге вәкилләре үткәрде.
Апас Үзәк китапханәсендә урнашкан сайлау учатогында Үзбәкстан гражданнарын ачык йөз белән каршы алдылар. Сайлаучылар китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган ТАССРның 100 еллыгына багышланган чарада катнаштылар. Мул сыйлы чәй өстәле артында бер-берсе белән күрешеп, аралаштылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре алар хөрмәтенә моңлы җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев