Апаста яшүсмерләргә паспортлар тапшырылды
Апас үзәк музеенда декабрь аена 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар тапшырдылар. Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, районның "Яшь гвардия" яшьләр иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев катнашты. Район үзешчәннәре бик матур, җыйнак кына чыгышлар ясап, бу тантананы тагын да җанландырдылар. Яшүсмерләр, аларның...
Апас үзәк музеенда декабрь аена 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар тапшырдылар. Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, районның "Яшь гвардия" яшьләр иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев катнашты. Район үзешчәннәре бик матур, җыйнак кына чыгышлар ясап, бу тантананы тагын да җанландырдылар. Яшүсмерләр, аларның дуслары, әти-әниләре өчен район үзәге буенча һәм музей залларында бик кызыклы экскурия дә оештырылды. Музей директоры Рәмис Ногманов барлык катнашучыларны Яңа ел белән котлады, 2018 елда да бу матур традициянең дәвам итәчәген белдерде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев