28 декабрь 2017 яңалыклары
-
Районда махсус комиссия Яңа ел бизәлеше әзерлеген карый
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина составындагы махсус комиссия авыл җирлекләрендә булып, Яңа ел бизәлешен, сыннарның әзерлеген карап чыктылар.
-
“Яңа елга сюрпризлы чыршы” бүләк тапшыру акциясе тәмам
"Яңа елга сюрпризлы чыршы" бүләк тапшыру акциясе тәмам. Зур күргәзмә залында Совет елларында чыгарылган шул бүләк чыршы уенчыклары, котлау открыткаларыннан махсус күргәзмә оештырылды. -Апастан Суфия Шәрәфуллина музейга барлыгы 117, Илсөяр Сафина, Фәүзия Гәрәева, Борнаш мәктәбе һәм "Ләйсән" балалар бакчасы коллективлары 19-25 эспонат бүләк иттеләр. Акциядә безнең гаилә дә катнашты-мәңгелек саклауга...
-
Апаста яшүсмерләргә паспортлар тапшырылды
Апас үзәк музеенда декабрь аена 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар тапшырдылар. Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, районның "Яшь гвардия" яшьләр иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев катнашты. Район үзешчәннәре бик матур, җыйнак кына чыгышлар ясап, бу тантананы тагын да җанландырдылар. Яшүсмерләр, аларның...
-
Апас балалар китапханәсендә чыршы бәйрәме
Апас балалар китапханәсендә нәни китап укучыларның Яңа ел чыршы бөйрәме үткәрелде. Китапханә коллективы курчак театры аларга "Суык Бабай" спектакле әзерләгән иде. Кыш Бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары белән бергәләп төрле конкурс-викториналар үткәрелде. Иң матур итеп биюче, шигырь сөйләүче балаларга Кыш бабай капчыгын чишеп, күп итеп бүләкләр өләште. Ришат Җамалиев.
-
Апас мәктәбе укучылары Апас данын яклады
Апас мәктәбенең 2А сыйныфы укучылары Татарстан мәктәп ашханәләре конкурсында район данын бик тә уңышлы якладылар. Укытучылары Роза Нургалиева һәм әти-әниләре белән бергәләп әзерләнделәр алар бу сынау-бәйгегә. Төрле витаминнар киеменнән ясалган чыгышларын конкурсны оештыручылар бик югары бәяләде, лауреат дәрәҗәсе тикмәгә генә бирелми шул! Бу сыйныф укучылары Назилә Минвәлиева, Алисә Касыймова, Гүзәл...
-
Авыл фермеры Камил Садретдинов: үз хуҗалыгыбыздан көнлек 350 килограмм сөт тапшырып барам
Районда фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе-Чирмешән авылыннан Камил Садретдинов мини-фермасында бүген дистәләгән савым сыеры басып тора. -Хатыным Зәйтүнә белән әлегә бөтенесенә өлгерәбез,-ди кыю, эшкә батыр авыл фермеры.- Үз хуҗалыгыбыздан көнлек 350 килограмм сөт тапшырып барам. Халыктан да җыям. Анысы белән бергә көнгә 700-800 килограммга җыела. Аны Каратунга китерәм, сатып алу...
-
Апас мәктәбенең Кыш бабае белән Кар кызы ветеран укытучыларны котлады
Апас урта мәктәбенең Кыш бабае белән Кар кызы ветеран укытучылар һәм мәктәптә эшләп чыккан хезмәткәрләренең өйләренә барып, коллектив исеменнән Яңа ел теләкләрен җиткерде.
-
Апас полиция Кыш бабае бүләкләр таратты
Район эчке эшләр бүлеге коллективы Яңа ел алдыннан кабат изге эшкә кушылды. Кыш бабай һәм Кар кызы балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе белән берлектә 32 гаиләдә булып, Яңа ел бүләкләре бирде. Балалар да шигырьләр өйрәнеп, аларны көтеп торган иде.