Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Азат һәм Зөлфия Хәйруллиннар Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү чарасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым Миңнеханова белән Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле, үрнәк гаиләләрен кабул итте.

(25 август, “Апастово-информ”). 
 


Апаста яшәүче Азат һәм Зөлфия Хәйруллиннар гаиләсе әлеге зур чараның кадерле кунагы булдылар. 
“Бик матур очрашу булды. Бик җылы каршы алдылар, хөрмәтләделәр. Безгә онытылмас тәэсирләр бүләк иткән районыбыз җитәкчеләренә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез”, - диләр алар. 
Азат һәм Зөлфия Хәйруллиннар районда хезмәт сөючән, тырыш һәм Илгә тугры балалар тәрбияләп үстергән гаилә буларак билгеле. 26 елдан бирле иңне-иңгә куеп, олы тормыш юлыннан бергә атлый алар. Ике бала: бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Айрат хәрби уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә тынычлыгыбыз өчен хезмәт куя, беренче көннәрдә үк махсус хәрби операциядә катнаша. Кызлары Зилә Казан Федераль университеты студенты. 
Гаилә башлыгы Азат Хәйруллин озак еллар аграр көллияттә яшь буында хезмәткә, җир эшенә карата мәхәббәт тәрбияләгән. Хәзер үзе дә техника арасында, МТК “Ак Барс” оешмасында эшли, урып-җыю эшләрендә дә катнаша. Тормыш иптәше Зөлфия Хәйруллина гомере буе Апас урта мәктәбендә нәни балаларны хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән хөрмәтле мөгаллим, бик күпләрнең яраткан остазы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев