25 август 2023 яңалыклары
-
Апастан Азат һәм Зөлфия Хәйруллиннар Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү чарасында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым Миңнеханова белән Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле, үрнәк гаиләләрен кабул итте.
-
Җанлы татар музыкасы һәм милли мода күрсәтү: Казан Кирмәнендә «ДәртФест» фестивале узачак
30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак. Барысы турында аерым — түбәндә сөйлибез.
-
Апаста районыбыз укытучыларының август киңәшмәсе узды
Мәгариф хезмәткәрләренең пленар август киңәшмәсе “Үсеп килүче буында гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә ата-аналарның, мөгаллимнең һәм җәмгыятьнең роле” темасына багышланды.
-
1 сентябрьне ял көне ясарга тәкъдим итәләр
Россиядә 1 сентябрьдә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен ял көне ясарга тәкъдим итәләр. Россия Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев парламент каравына 1 сентябрьдә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен ял көне кертүне күздә тоткан закон проектын керткән.
-
Лагерьдә ял иткәндә гөмбә ашаган биш үсмер кызның гомере өчен табиблар көрәшә
Ленинград өлкәсендә үсмер кызлар урманда гөмбә ашап агуланган. Хәзер аларның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Бу турыда Лайф хәбәр итте.
-
Район башлыгы Айрат Җиһаншин төзелеш объектларында эш барышы белән танышты
Җаваплы җитәкчеләргә һәм подрядчы оешма вәкилләренә объектларны вакытында кулланышка тапшырылырга кирәкле бурыч итеп куелды.