Җәмгыять
Апастан караңгылык кача
Каратуннан Дәүләки юнәлешендә, Апасның әйләнеч юлы, Әнәледән Казан-Ульян трассасына кадәр былтыр санаулы көннәрдә салынган15 километрлык заманча, светодиод яктырткычлар юл хәрәкәте, җәяүлеләр иминлеген кискен яхшыртты. Кем әйтмешли, юлдан төнлә энә эзләп табырлык хәзер. Элек бу юлларда кичләрен зур аварияләр еш булды, машина бәрдерүеп кешеләр үлү очракларын өлкән буын бик яхшы хәтерлидер-юл...
Каратуннан Дәүләки юнәлешендә, Апасның әйләнеч юлы, Әнәледән Казан-Ульян трассасына кадәр былтыр санаулы көннәрдә салынган15 километрлык заманча, светодиод яктырткычлар юл хәрәкәте, җәяүлеләр иминлеген кискен яхшыртты. Кем әйтмешли, юлдан төнлә энә эзләп табырлык хәзер. Элек бу юлларда кичләрен зур аварияләр еш булды, машина бәрдерүеп кешеләр үлү очракларын өлкән буын бик яхшы хәтерлидер-юл читендәге 5-6 чардуган шуның дәлиле. Энергетиклар бу көннәрдә Әнәле чатыннан федераль трассадагы бензин, дизель ягулыгы, газ белән тәэмин итү станциясенә кадәр юл читләренә заманча яктырту трассасы монтажлауга керештеләр. Биредә дә заманча җиһазлар куелачак, баганаларга электр энергиясе җир асты кабельләреннән генә китереләчәк. Яңа линиянең гомуми озынлыгы 2 километрга якын. Бу эш төгәлләнгәч, Апас-Тәтеш юлын, авыллар эчен яктырту эшен башлап җибәрәчәкләр.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев