3 июнь 2017 яңалыклары
-
Каратун мәктәбе “Тамчылар“ы
Каратун мәктәбендә укытучы Динара Сабирҗанова җитәкчелегендә оешкан "Тамчылар" вокаль ансамбле төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар еш ала. Чыгарылыш кичәсендә дә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев ансамбльгә Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Юбилярлар кайсы авылда күбрәк?
Район ветераннар Советыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, июнь аенда бер райондашыбыз 95, бишесе 90 яшен тутыра. Сигез райондашка 85, унберенә 80 яшь тула. Озын гомерлеләр бу айда аеруча Каратун, Чирмешән, Багыш, Түбән Барышта күп.
-
Багыш авылындагы Фатыйма Һидиятуллина олы юбилеен каршылады
Апас районының күркәм җирендә урнашкан Багыш авылында тегермәнче Гыйльфанетдин белән Нурҗиһан гаиләсендә кызлары, Фатыйма туганга мона инде 90 ел гомер үтеп тә киткән. Әлеге истәлекле юбилее белән котлау сүзләрен җиткерергә бихисап туганнары җыелган иде. Шул исәптән Апас район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән...
-
«Елан чагып, хатыным чак үлемнән калды»
Җәй җитүне бармак бөгеп көтәбез, әмма табигать безне эссе һавасы белән генә түгел, талпаннары, еланнары белән дә көтеп тора. Татарстанда инде еланнар уянган да. Урман-елга буйларына барганда нәрсәне истә тотарга, еланнардан ничек сакланырга? Бу хакта Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты герпетологы Антонина Фурман белән сөйләштек. -Антонина Алексеевна,...
-
Иске Әнәледә ике су арасына ике басма
Иске Әнәледә күпчелек кешенең Апаска йөрү, шулай ук зират ягына чыгу юлы булган басма искергән иде инде. Иске басманы авылдашлар төзәтеп куйган. Әлеге изге эшкә кушылучылар күп. Мисал өчен, Әсхәт Сөнгатуллин такта ярдырып биргән, Ринат Гыймадиев, Хәлим Гыймадиев, Ринат Нурмөхәммәтов, Назыйм Хөсәенов, Илдүс Шәйдуллин басманы төзәтеп куйганнар. Хәзер биредә ике...
-
Талпан тагын бер райондашны тешләгән
Урман бете (талпан) тешләп тагын бер райондаш хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Талпанны алып Казанга анализга җибәргәннәр. Быел талпан тешләүнең бу икенче очрагы. Узган ел хастаханәгә 11 райондаш мөрәҗәгать иткән.
-
Апастан караңгылык кача
Каратуннан Дәүләки юнәлешендә, Апасның әйләнеч юлы, Әнәледән Казан-Ульян трассасына кадәр былтыр санаулы көннәрдә салынган15 километрлык заманча, светодиод яктырткычлар юл хәрәкәте, җәяүлеләр иминлеген кискен яхшыртты. Кем әйтмешли, юлдан төнлә энә эзләп табырлык хәзер. Элек бу юлларда кичләрен зур аварияләр еш булды, машина бәрдерүеп кешеләр үлү очракларын өлкән буын бик яхшы хәтерлидер-юл...