Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Ләбибә әби Зиннәтуллина район башлыгы кулыннан чәчәк бәйләме, Рәсәй Президентының Котлау хатын кабул итеп алды һәм олы рәхмәтен җиткерде

Ләбибә әби Зиннәтуллина Олы Болгаердан. Программа кысаларында фатир алгач Апаска күчеп килә. Бүгенге көндә кызы янында кадер-хөрмәттә яши. - Сугыш чоры авырлыгына әле тагын әнисез калу, үги әни белән үсү дә өстәлде. Ирем бик әйбәт иде, сугыш ветераны, сигез бала тәрбияләп үстердек. 44 ел кайнана белән дус-тату булып, бер-беребезне хөрмәт...

Ләбибә әби Зиннәтуллина Олы Болгаердан. Программа кысаларында фатир алгач Апаска күчеп килә. Бүгенге көндә кызы янында кадер-хөрмәттә яши. - Сугыш чоры авырлыгына әле тагын әнисез калу, үги әни белән үсү дә өстәлде. Ирем бик әйбәт иде, сугыш ветераны, сигез бала тәрбияләп үстердек. 44 ел кайнана белән дус-тату булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәдек, - дип искә ала Ләбибә әби.

- Мин үземне белгәннән бирле әниебезгә ярдәм итә башладык. Ул колхозда яшелчә бакчасында эшләде, шунда безне күп нәрсәгә өйрәтте. Әти белән иңне- иңгә куеп 59 ел бергә яшәделәр. Барыбыз да тырыш булып, тормышта үз юлыбызны таптык. Әни янына шатланып кайтабыз, - ди Тәтештә яшәүче кызы Фәрдия Гарифуллина. Ләбибә әбине балалары, оныклары, оныкчыклары бик яраталар. Бүгенге тормышы хәсияттә, кадердә аның. Илсөяр апа Мөбәрәкшина яшь бала тәрбияләгән кебек карый аны.

- Әни янымда булгач бик рәхәт. Өебезгә ямь биреп, изге теләкләрен теләп утыра ул. Үз күзләре белән күреп, үз аягында йөреп, Ходай биргән гомерне яшәсен иде. Оныкчыклары да бик яраталар, матур шигырьләрен сөйлиләр аңа. Әниебезне котларга килгән, шатландырган өчен барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Илсөяр апа. Юбилярны шулай ук "Свияга" агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Миләүшә Габитова юбилярны кайнар котлап, чәчәк бәйләме һәм бүләкләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев