26 май 2015 яңалыклары
-
Апастан Ләбибә әби Зиннәтуллина район башлыгы кулыннан чәчәк бәйләме, Рәсәй Президентының Котлау хатын кабул итеп алды һәм олы рәхмәтен җиткерде
Ләбибә әби Зиннәтуллина Олы Болгаердан. Программа кысаларында фатир алгач Апаска күчеп килә. Бүгенге көндә кызы янында кадер-хөрмәттә яши. - Сугыш чоры авырлыгына әле тагын әнисез калу, үги әни белән үсү дә өстәлде. Ирем бик әйбәт иде, сугыш ветераны, сигез бала тәрбияләп үстердек. 44 ел кайнана белән дус-тату булып, бер-беребезне хөрмәт...
-
Шәмбалыкчы авылыннан 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Зөһрә әби Нигмәтуллина район башлыгы кулыннан чәчәк бәйләме, Рәсәй Президентының Котлау хатын кабул итеп алды һәм олы рәхмәтен җиткерде
Зөһрә әби Шәмбалыкчы авылында туып үсеп шунда гомер кичергән. Чордашлары белән бергә окоп казуда, урман кисүдә катнашкан. - Япь-яшь кыз булуга да карамастан авыр кул хезмәте башкарудан тарсынмадык. Комбайнда эшләгән елларның авырлыгын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Колхоз эшеннән дә бер генә көн дә калмадык. Егерме өч ел фельдшер-акушерлык пунктында...
-
Редакциягә өч Рәхмәт хаты
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Россия патриотлары үстерәбез" дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы бәйгесендә актив катнашкан өчен "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиевага, журналистлар - бүлек редакторы Гөлзада Гатауллина һәм редактор урынбасары Ләйлә Шиһабиевага бәйге рәисе, генерал-майор А.Г. Юлашев исеменнән Рәхмәт хаты килде.
-
Апаста милли ашлар көннәре бара
Бу проектны беренчеләрдән булып эшмәкәр Лилия Зәйнуллина башлап җибәрде. 25 май көнне татар ашханәсе көне үткәрде ул. Пешекчеләр халкыбызның дистәдән артык милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, теләүчеләргә пешерү серләрен өйрәттеләр.
-
Безнекеләр сынатмый
Агымдагы елның 23 маенда Яшел Үзән шәһәрендә Татарсан Республикасы прокуратура хезмәткәрләренең IV Спартакиадасының финал этабы узды. Биредә 6 җыелма командага берләшеп 150 прокуратура хезмәткәре катнашты. Нәтиҗәдә, "Запад" җыелма командасы, анда Тәтеш, Буа прокуратурасы вәкилләре составында безнең район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов чыгыш ясады һәм шахмат буенча беренчелекне алды. Безнең команда...
-
Көзгә мул уңышлар җыелыр
Бакырчы мәктәбе укытучылар коллективы һәм укучылар бүген мәктәп яны участогында мәж киләләр. Уртак тырышлык белән 312 төп помидор, 52 төп борыч утыртылган инде.
-
Юлга чыккач хәтәр көтмәсен өчен
-Безнең яшь спортчыларыбыз Татарстан, Россиякүләм ярышларга даими бара. Ел дәвамында шундый дәрәҗәле 20 дән артык ярышларда катнашабыз, җиңүләребез дә байтак. Күптән түгел Түбән Новгород өлкәсе юлында Татарстанның яшь спортчы балаларын Санкт-Петербургка каратэ буенча зур турнирга алып барган автобусның юл-транспорт һәлакәтенә очравын күңелебезгә бик якын алдык,-ди Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт...
-
Кичке унбердә өйдә бул!
Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлану балаларны күзәтүсез калдыруга китермәячәк. Төп игътибар аларның куркынычсызлыгы һәм җәйге озын ялларын файдалы итеп уздыруга юнәлтелергә тиеш. Районда шул максаттан 1 июньнән 25 августка кадәр "Яшүсмер" ведомствоара профилактика акциясе игълан ителә. Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнара Маликова бу...
-
Авылыбыз чишмэсе
Әнәленең чишмәсе Челтер-челтер агадыр, Суын эчкән һәрбер кеше Тәненә шифа табадыр. Чиләкләп тә алалар, Бидонга да салалар Кайнатмыйча эчсәләр дә Тәнгә шифа табалар! Рәшит Заһидуллин аны Чын ихластан эшләтте Авылыбызны ямьләндерде Күңелебезне яшәртте! Иртүк торып суга барам Догам укып су алам Изге теләкләрем теләп Җаныма рәхәтлек алам Изге чишмә суы...