Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апастан Римә Нәҗмиеваның бакчачылык серләре

Табигатьтә - кыш! Урамда буран котыра. Ә күңелләр җылы язларны, чәчәкле җәйләрне сагына. Бакчада эшләргә яратучылар инде орлыкларын барлый, киңәш-табыш китапларын актара башлады. Апаста яшәүче Римә Нәҗмиеваның да үзе генә белгән серләре бар. Аларны "Йолдыз" укучылар белән дә уртаклашты. -Бананның кабыгын бер дә әрәм итмим. Аларны розалар төбенә күмеп куям....

Табигатьтә - кыш! Урамда буран котыра. Ә күңелләр җылы язларны, чәчәкле җәйләрне сагына. Бакчада эшләргә яратучылар инде орлыкларын барлый, киңәш-табыш китапларын актара башлады. Апаста яшәүче Римә Нәҗмиеваның да үзе генә белгән серләре бар. Аларны "Йолдыз" укучылар белән дә уртаклашты.
-Бананның кабыгын бер дә әрәм итмим. Аларны розалар төбенә күмеп куям. Бераз азот ашламасы, азрак тирес өйсәң, чәчәкләргә менә дигән ярдәм. Күп кешедән хризантемалар чәчәк атмый дигән сүзләр ишетелә, аларга "Идеал" ашламасы файдалы, - дип киңәшләрен дә бирде тәҗрибәле бакчачы.
Җәй көне күп кеше помидорларның каралып чыгуыннан зарлана. Римә апаның помидорлары кырау төшкәнче бакчада сабакта кызарып утыра. Авыруларга каршы ул үзенчә көрәшә:
-700 граммлы банкага 1 кечкенә кашык чүпрә, 1 кечкенә кашык шикәр комы салып, 2 көн әчетәм. Аннан зур савытка кычыткан, 1 литр кефир, азрак сыер тизәге, көл салып, алдан әзерләнгән массаны да кушып 1 атна өстен ябып тотам. Шуны җәй дәвамында 1-2 тапкыр төбенә һәм яфракларына сибәм,- ди бакчачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев