Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урта Балтайда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен котладылар

27 февраль көнне Урта Балтай китапханәсендә, Урта Балтай мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гатина Мәрьям Риза кызының юбилей кичәсе үтте. Авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Рифкат Камил улы Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды, Мәктәп, балалар бакчасы коллективлары да котлап уздылар. Нәни балалар Мәрьям апаларын шигырь- җырлар белән...

27 февраль көнне Урта Балтай китапханәсендә, Урта Балтай мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гатина Мәрьям Риза кызының юбилей кичәсе үтте. Авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Рифкат Камил улы Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды, Мәктәп, балалар бакчасы коллективлары да котлап уздылар. Нәни балалар Мәрьям апаларын шигырь- җырлар белән котлап үттеләр. Рәйхан фольклор ансамбеле кызлары да үзләренең чыгышларын Мәрьям апага бүләк иттеләр. Дурт баласы да тормыш иптәшләре белән Әниләрен олуг юбилее белән котладылар. Оныклар да читтә калмады, узләренең талантларын күрсәттеләр. Урта Балтай Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Җаббарова Эльвира Юбилярның тормыш юлын эчтәлекле бәйләп бик матур программасы белән юбилей кичәсен алып барды. Бу еичәне оештыруда Китапханә җитәкчесе Рузалия Хисамова зур тырышлык күрсәтте.
Авылыбызның данлыклы шәхесләрен барлау дәвам итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев