28 февраль 2017 яңалыклары
-
Апас китапханәсендә язучы Мәрди Рафиковка багышланган кичә узды
Якташыбыз, табигать җырчысы Мәрди Рафиковның тууына 90 ел уңаеннан, үзәк китапханәдә һәм Апас туган якны өйрәнү музеенда "Мин табигать җырчысы" дип исемләнгән эчтәлекле кичә узды. Килүчеләр аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар, иҗаты, китаплары белән тәфсилләп таныштырдылар. (Тулырак язма газетада) Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары.
-
Апас яшьләре паспорт алды
Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14 яше тулган укучыларга тантаналы төстә паспортлар бирү матур традициягә әверелде. Февраль ае азагында да район хакимияте, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты, туган якны өйрәнү музее коллективы тырышлыгы белән шундый күңелле һәм эчтәлекле чара узды. Егет-кызлар тантанага якыннары белән килгән. Гаиләләре белән килеп, уллары яки...
-
Дәвештән Нурлыгаян әби Фатыйхова Ил башлыгының Котлау хатын алды
Дәвештә яшәүче Нурлыгаян әби Фатыйхова 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов аңа иң изге теләкләрен җиткерде. Нурлыгаян әби 6 бала...
-
Башыгызны саклагыз
Һава торышы тиз үзгәреп тора. Азрак кояш карау белән түбә башындагы кар-бозлар да эри, җиргә төшергә "ашыга". Шуңа да андый куркыныч урыннардан читтәрәк йөрегез. Сакланганны саклармын дип юкка әйтелми.
-
Апас районындагы “Нәҗиб” мәчете бүләкләр таратты
Заготзерно бистәсендә 2009 нчы елдан бирле эшләп килүче "Нәҗиб" мәчете бүгенге көндә тагын да көязләнеп, матурланып китте. Дини белем алучылар өчен барлык уңайлылыклар да булдырылды. Мәчет таләпләренә туры килерлек итеп яңа келәмнәр җәелде. Шулай ук турыдан-туры 32 дини каналлар карый торган антенна-приставка куелды, радио микрофон эшләп тора. - Приставканы "Татавтодор"ның...
-
Апас районы хәрби комиссарның алтынчы турниры үтте
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз коллективы, дуслары белән бергәләп Биеш мәктәбендә 21-22 февральдә мини-футбол буенча ир балалар арасында чираттагы традицион турнирын үткәрде. Ярышларда 14 команда катнашты. Җиңүче Апас, Каратун һәм Азбаба, Биеш мәктәп командаларына Диплом-Грамота, медальләр һәм Күчмә Кубок тапшырылды. Ришат Җамалиев.
-
Урта Балтайда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен котладылар
27 февраль көнне Урта Балтай китапханәсендә, Урта Балтай мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гатина Мәрьям Риза кызының юбилей кичәсе үтте. Авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Рифкат Камил улы Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды, Мәктәп, балалар бакчасы коллективлары да котлап уздылар. Нәни балалар Мәрьям апаларын шигырь- җырлар белән...
-
“Кайнар йөрәк“ле Илүзә
Газетабыз битләрендә Кече Күккүз авылы кызы Илүзә Гәрәеваның дәү әнисен тәрбия кылуы турындагы язма дөнья күргән иде (16 ноябрь, 2016 ел). Үзе кечкенә генә һәм бик яшь булуына карамастан, олы йөрәкле, изге күңелле кызчык район җитәкчелеге тарафыннан Бөтенроссия "Кайнар йөрәкләр" бәйгесенә тәкъдим ителде. Илүзә республикада җиңү яулап, Мәскәүдә узган бүләкләү...
-
Дәүләкидә "Флористика" түгәрәге эшли
Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбендә эшләп килүче "Флористика" түгәрәгенә балалар бик теләп йөриләр. Җитәкчеләре Хәйбуллина Фәния Фәрид кызы белән берлектә алар 8 март бәйрәменә әниләргә бүләкләрен әзерли башладылар инде. Әлеге кул эшләре күз явын алырлык матур һәм сокландыргыч.