Авыл фермеры Камил Садретдинов: үз хуҗалыгыбыздан көнлек 350 килограмм сөт тапшырып барам
Районда фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе-Чирмешән авылыннан Камил Садретдинов мини-фермасында бүген дистәләгән савым сыеры басып тора. -Хатыным Зәйтүнә белән әлегә бөтенесенә өлгерәбез,-ди кыю, эшкә батыр авыл фермеры.- Үз хуҗалыгыбыздан көнлек 350 килограмм сөт тапшырып барам. Халыктан да җыям. Анысы белән бергә көнгә 700-800 килограммга җыела. Аны Каратунга китерәм, сатып алу...
Районда фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе-Чирмешән авылыннан Камил Садретдинов мини-фермасында бүген дистәләгән савым сыеры басып тора.
-Хатыным Зәйтүнә белән әлегә бөтенесенә өлгерәбез,-ди кыю, эшкә батыр авыл фермеры.- Үз хуҗалыгыбыздан көнлек 350 килограмм сөт тапшырып барам. Халыктан да җыям. Анысы белән бергә көнгә 700-800 килограммга җыела. Аны Каратунга китерәм, сатып алу бәяләре ярыйсы гына хәзер, миңа сөт тапшыручыларга литрына бүген 18 сумнан ким түләгәнем юк. Ихатасында күпләп сыер асраучы авылдашларым Кәфил Әхмәдуллин, Рамил Галәтдинов, үз җире дә булган Рафис Гыймалетдинов һәм башкалар үз тырышлыкларының әҗерен күреп яшиләр. Районда, үземнең туган авылым Чирмешәндә фермерлыкка алынучылар арта. Бик җиңел түгел, тик үзең өчен эшләү барыбызга да көч бирә. Минем 30 гектар җир паем да бар, анда иркенләп печән үстерәм. Хөкүмәтнең "Лизинг-Грант" программасына үтеп, ярты бәясенә генә яңа тракторлы булдым, җир эшенә бик ярап куйды. Сөт җыюга көйләнгән "УАЗ" да сатып алдым. Мини-ферма төзүчеләргә дә булышалар хәзер. Районның барлык халкын, фермерларны, сөт җыючыларны һәм сөт тапшыручыларны Яңа ел белән ихластан котлыйм! Сафларыбыз тагын да тыгызрак булсын, районыбыз, эшләребез, тормышыбыз алга барсын!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев