Авыл көтүенә көтүче кирәкми хәзер
Мамадышның Үсәли авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов авыл көтүенә көтүче эзләп интекми бүген. -Район хакимиятендә бер утырышта шулай "Электр көтүчесе" турында сүз чыкты. Кызыксынып махсус әдәбиятны карадым, Интернетка кереп актарындым. Бик җайлы нәрсә икән бу әйбер. Бөтен җиһазлары комплекты 35 мең сум чамасы. Авылдашларны авыл җыенына җыйдым. Яхшылап аңлаттым. Риза...
Мамадышның Үсәли авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов авыл көтүенә көтүче эзләп интекми бүген.
-Район хакимиятендә бер утырышта шулай "Электр көтүчесе" турында сүз чыкты. Кызыксынып махсус әдәбиятны карадым, Интернетка кереп актарындым. Бик җайлы нәрсә икән бу әйбер. Бөтен җиһазлары комплекты 35 мең сум чамасы. Авылдашларны авыл җыенына җыйдым. Яхшылап аңлаттым. Риза булдылар-бер сыерлы хуҗалык башыннан 2 шәр мең сумнан җыелыштык та бу аппаратны алып кайттык. Яллаулы көтүчегә күбрәк тә түләргә туры килә, чират та җәй буена ай саен бик тиз килеп җитә. Ир-атлар белән көтүлекне шул чыбык белән киртәләп алдык. Хәзер көтү чираты җиткән кеше сыерларны шул мәйданга куалап кертә дә чыбыркы сөйрәп хәлдән тайганчы сыерлар куалап йөрми бездә. Шуның хәтле җайлы нәрсә икән, инде кешеләр таналарын, бозауларны да көтүгә качып китәр дип курыкмыйча чыгара башладылар,-ди ул.
Апас авыл җирлекләре башлыклары арасында кем шушы яңалыкны кулланышка алырга тели? Хезмәттәшегез Альмир Зыятдинов белән элемтәгә керергә үзебез булышабыз. Мамадыш якларына барып үз күзләрегез белән күреп кайтсагыз тагын да яхшырак булачак. Авыл көтүенә, фермаларга көтүче табулары бик кыен бит хәзер-бу эшне хәзер заманча итеп тә оештырып була, райондашлар!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев