Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылыбыз чишмэсе

Әнәленең чишмәсе Челтер-челтер агадыр, Суын эчкән һәрбер кеше Тәненә шифа табадыр. Чиләкләп тә алалар, Бидонга да салалар Кайнатмыйча эчсәләр дә Тәнгә шифа табалар! Рәшит Заһидуллин аны Чын ихластан эшләтте Авылыбызны ямьләндерде Күңелебезне яшәртте! Иртүк торып суга барам Догам укып су алам Изге теләкләрем теләп Җаныма рәхәтлек алам Изге чишмә суы...

Әнәленең чишмәсе

Челтер-челтер агадыр,

Суын эчкән һәрбер кеше

Тәненә шифа табадыр.

Чиләкләп тә алалар,

Бидонга да салалар

Кайнатмыйча эчсәләр дә

Тәнгә шифа табалар!

Рәшит Заһидуллин аны

Чын ихластан эшләтте

Авылыбызны ямьләндерде

Күңелебезне яшәртте!

Иртүк торып суга барам

Догам укып су алам

Изге теләкләрем теләп

Җаныма рәхәтлек алам

Изге чишмә суы белән

Күзләремне чылатам,

Шатлык тулы күңелләрне

Нечкәртә дә елата

Даны киткән еракларга

Гөрләп ага чишмәбез

Авылыбыз курке булып

Тора безнең чишмәбез

Юл буенда гөрләп ага

Әнәлененң чишмәсе

Тәнеңә шифа табарсың

Суын эчми китмәче

Пәйгамбәребез хәдисе: "Чишмә эшләткән кеше мәңге җәннәтле "-дигән

Бу чишмәне эшләтүчегә,эшләүчеләргә авылыбыз халкы бик рәхмәтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев