Авылга ашлама өчен акча бирәләр
Бүген авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров минераль ашламаларга субсидияләр бирү, әче туфраклы җирләрне известьләү һәм хуҗасыз җирләрне ачыклау буенча киңәшмә үткәрде.
(14 октябрь, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, кыр эшләренең күбесе төгәлләнгән. Кукуруз һәм көнбагышны урып-җыюны тизләтәсе бар.
“Республика Президенты минераль ашламалар алу өчен өстәмә рәвештә 1 млрд. сум акча сорап мөрәҗәгатебезне канәгатьләндерде”, - диде министр.
Билгеле, бу субсидияне алу өчен министрлык билгеләгән шартлар үтәлергә тиеш. Алар турында киңәшмә барышында министр урынбасары Илдус Габдрахманов аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев