Авыр югалту
Районыбызның Почетлы гражданины, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Рәшит Әхмәтша улы Шәйхиев арабыздан китте.
Ул 1939 елның 7 февралендә Апас районы Кызыл Тау авылында дөньяга килә. Сугыш чоры баласы буларак, бик яшьли авыл хуҗалыгының авыр эшләренә җигелә. Армия хезмәтен узгач, 1961-1964 елларда Норильск шәһәрендә металлургия комбинатында эшли. Аннан туган якларына әйләнеп кайтып, Шонгаты, Күккүз мәктәпләрендә физкультура укыта. 1979 елдан алып, 20 ел дәвамында Апасның СПТУ-26 уку йортын җитәкли. Рәшит Әхмәтша улы биредә эшләгәндә бөтен уңайлыклары булган өч катлы яңа уку бинасы торгызыла.
Район Советы депутаты, җирле КПРФ секретаре вазифаларын да башкарган ул. Тормыш иптәше - шулай ук озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән ихтирамлы укытучы Мәрзия апа белән ике бала тәрбияләп үстерделәр.
Рәшит Әхмәтша улы район тормышы өчен янып-көеп яшәде. Тынгысыз йөрәкле, алдынгы карашлы, мәрхәмәтле булуы белән аерылып торды. Яшьләр белән дә һәрчак уртак тел таба белде. Апаста ирекле халык дружинасы оештырылып, аның җитәкчесе-оештыручысы булып 20 елга якын хезмәт итте.
Рәшит Әхмәтша улы Шәйхиев арабыздан китсә дә, аның турында матур фикерләр, үзеннән соң якты эзләр калды. Аның турында якты истәлекләр укучылары, хезмәттәшләре, райондашлары күңелендә мәңге сакланыр.
Мәрхүмнең тормыш иптәшенең, балаларының, туганнарының, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, Рәшит абый.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Булат Әхмәтҗанов,
район башкарма комитеты җитәкчесе,
Радик Гыйсмәтов,
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев