15 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Күп санлы әти-әниләр мөрәҗәгате буенча һәм Казандагы Апас якташлык җәмгыяте әгъзалары белән быел да Коштавылы авылында гарәп телен өйрәнү дәресләрен башлап җибәрдек. Күп бала йөри дәрескә. Балалар гарәп алфавитын, ислам кануннарын, зөкерләр, догалар өйрәнәчәкләр. Ни генә әйтсәк тә безнең ислам динебез бары тик балалар күңеленә миһербанллык, гаделлек, мәрхәмәтлелек бирәчәк.
-
Мөзәния әби Дәүләтбаева: “Кешеләрне, тормышны яратып яшим”
Каратунда яшәүче Мөзәния әби Дәүләтбаева 95 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлавын алды.
-
Авыр югалту
Районыбызның Почетлы гражданины, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Рәшит Әхмәтша улы Шәйхиев арабыздан китте.
-
Туберкулез белән авыручылар саны кискен арткан: йоктыру өчен бер төчкерү җитә
Туберкулез белән авыручылар саны арта. Белгечләр шулай дип чаң суга. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2020–2022 еллар аралыгында дөньяда әлеге чирне йоктыручылар саны 500 меңгә арткан. Белгечләр моны пандемия чорында күп кенә чирләргә каршы көрәшкә игътибар кимү белән аңлата. Россиядә исә туберкулез йоктыруның тарихи минимумы теркәлгән.