Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аюкөйдергән клубына яңа аппаратура бүләк ителде

Аюкөйдергән авылы клубында район башлыгы халык белән очрашты. Шулай ук клубка "Ак барс банк" ярдәме белән 65 меңлек аппаратура бүләк ителде. - Авылыгыз бик матур, клубыгыз да чиста. Шулай чиста, пөхтә итеп саклагыз. Клубыгыз һәрвакыт ачык булсын, җырлап- биеп яшәгез,- диде район башлыгы. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы җырлары, дәртле...

Аюкөйдергән авылы клубында район башлыгы халык белән очрашты. Шулай ук клубка "Ак барс банк" ярдәме белән 65 меңлек аппаратура бүләк ителде. - Авылыгыз бик матур, клубыгыз да чиста. Шулай чиста, пөхтә итеп саклагыз. Клубыгыз һәрвакыт ачык булсын, җырлап- биеп яшәгез,- диде район башлыгы. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы җырлары, дәртле биюләре белән авыл халкын ял иттерделәр. - Өр-яңа аппаратураны бик шатланып алдык. Безгә бик кирәкле әйбер. Киләчәктә җырлап-биеп кенә яшәрбез, - ди клуб мөдире Гүзәлия Шакирова. Авыл халкы район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерде. - Безнең авыл халкы бик эшчән. Һәр хуҗалык күп итеп терлек асрый. Халыкка икмәк, печән, салам бирелде. Җитәкчебез Илшат Вахитовка рәхмәт. Гомумән, юлыбыз, газыбыз, утыбыз бар. Авылыбыз кечкенә шәһәр кебек. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - диде Гөлфизә апа Зыятдинова.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев