23 октябрь 2017 яңалыклары
-
Аюкөйдергән клубына яңа аппаратура бүләк ителде
Аюкөйдергән авылы клубында район башлыгы халык белән очрашты. Шулай ук клубка "Ак барс банк" ярдәме белән 65 меңлек аппаратура бүләк ителде. - Авылыгыз бик матур, клубыгыз да чиста. Шулай чиста, пөхтә итеп саклагыз. Клубыгыз һәрвакыт ачык булсын, җырлап- биеп яшәгез,- диде район башлыгы. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы җырлары, дәртле...
-
Апаста хоккей ярышлары үтте
-Апас яшь хоккейчылары Татарстан беренчелеге матчларында әлегә бик уңышлы чыгыш ясый. Үзебезнең "Алтын алка" бозында, Казан, Әгерҗе, Яшел Үзән районнарында 2005-2006-2007 елларда туучы яшь хоккейчыларыбыз бик көчле командалар белән очрашты. Арча районы, Әгерҗе районнары яшь хоккейчыларын зур өстенлек белән җиңдек. Буа, Яр Чаллы, Казан командаларына каршы да яшь апаслылар бик...
-
Апаста Фәхри Насретдиновны искә алдылар
Күренекле җырчы, Муса Җәлили исемендәге опера һәм балет театры солисты, ТАССРның атказанган артисты, ТАССРның халык артисты, РСФСРның халык артисты һәм башка бик күп исемнәр иясе Фәхри Насретдинов моннан 106 ел элек Шәмбалыкчы авылында туган. Туган көнендә һәр ел саен аны якташлары искә ала. Ел дәвамында Апас туган якны өйрәнү музеенда...
-
Апас мәктәбе укучылары чишмә буенда өмә уздырды
Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 4А класс укучылары әти-әниләр белән берлектә чишмә буена өмәгә чыктылар. Алар җыештыру эшләре белән беррәттән, көзге табигатьне күзәттеләр, аны саклау кагыйдәләре хакында сөйләштеләр.
-
Каратун укучылары бүләкләнде
20 октябрь көнне Казанның Г.Камал театры бинасында VIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан "Белем.ру" порталы кысаларында оештырылган әлеге бәйгенең финал өлешенә Каратун урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Фирүзә Садриева, 11...