Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Табар Черкенендә яңа күпер

Районда барган төзелеш эшләре белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин көндәлек танышып бара, килеп туган мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә тырыша. Халык җыеннары вакытында Табар Черкене халкы урам аркылы чыгу юлына күпер сораган иде. Әлеге күпер эшләре төгәлләнеп килә. Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин әйтүенчә, быел җирлектә үзара салым акчасына Зур Кызыл...

Районда барган төзелеш эшләре белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин көндәлек танышып бара, килеп туган мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә тырыша.

Халык җыеннары вакытында Табар Черкене халкы урам аркылы чыгу юлына күпер сораган иде. Әлеге күпер эшләре төгәлләнеп килә. Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин әйтүенчә, быел җирлектә үзара салым акчасына Зур Кызыл урамына асылмалы күпер салынган, батырлар һәйкәле төзелгән, зират тирәләре төзекләндерелгән. - Авылыбыз халкы юл өзеклегеннән бик аптырады. Бер миллион грант, 150 мең үзара салым акчасына менә шундый күпер эшләп куйдылар. Олы рәхмәтемне район башлыгына, Дамир Салахов җитәкчелегендәге эшчеләргә җиткерәсем килә. Киләсе елга авылыбыз клубына капиталь төзекләндерү программага кертелгән, үзара салым акчаларын юлга куярга планлаштырабыз, - диде авыл җирлеге башлыгы. Эшкә баручы, кайтучы халык рәхмәтләрен укый-укый яңа күпердән чыгалар. - Күпер сала башлаган көннән үк шушында күзәтеп торам. Бик тә кирәкле эш башкардылар. Җәяүле генә түгел җиңел машина чыга алырлык булды. Район җитәкчеләренә, авылыбыз җитәкчеләренә, төзүчеләгә халык исеменнән рәхмәтемне җиткерәм, - диде Николай Волков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев