Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакырчы авылында “иң матур утыргыч” сайлап алынды

2015 ел - Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбендә "Иң матур утыргыч" конкурсы игълан ителде. Әлеге бәйге укучыларның әтиләрендә дә кызыксыну уятты. Беренче урынга Гөлгенә Гайнетдинова, Алсу Идиятуллина, Алия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге башлангыч сыйныф укучылары лаек булды. Әлеге утыргычны ясауда Фәнил Кәлимуллин зур тырышлык күрсәтте. Тәнәфесләрдә,...

2015 ел - Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбендә "Иң матур утыргыч" конкурсы игълан ителде. Әлеге бәйге укучыларның әтиләрендә дә кызыксыну уятты. Беренче урынга Гөлгенә Гайнетдинова, Алсу Идиятуллина, Алия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге башлангыч сыйныф укучылары лаек булды. Әлеге утыргычны ясауда Фәнил Кәлимуллин зур тырышлык күрсәтте. Тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң укучылар агачлар ышыгында кошлар сайравын тыңлыйлар, әңгәмәләр коралар, ял итәләр. Мәктәп яныннан үткәндә, өлкәннәр дә безнең утыргычларга сокланып, ял итеп китәләр. Мәктәп белән гаиләнең тыгыз элемтәсе дә шундый бәйгеләрдә күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев