18 май 2015 яңалыклары
-
Апасның “Сәләт“ сәләтлеләре
"Сәләт" балалар иҗаты үзәге методисты Ләйсән Әкбәрова һәм "Дан" музее җитәкчесе Әгъзәм Хәмидуллин бу көннәрдә тынгысыз хезмәтләре өчен бүләкләнделәр. Балалар оешмалары белән эшләүдә күрсәткән тырышлыгы өчен Ләйсән Әкбәрова "Инициатива - 2015" бәйгесендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрының Рәхмәт хатына лаек булды. Әгъзәм Хәмидуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән "Батырлар...
-
Бакырчы авылында “иң матур утыргыч” сайлап алынды
2015 ел - Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбендә "Иң матур утыргыч" конкурсы игълан ителде. Әлеге бәйге укучыларның әтиләрендә дә кызыксыну уятты. Беренче урынга Гөлгенә Гайнетдинова, Алсу Идиятуллина, Алия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге башлангыч сыйныф укучылары лаек булды. Әлеге утыргычны ясауда Фәнил Кәлимуллин зур тырышлык күрсәтте. Тәнәфесләрдә,...
-
Яшь гаилә Апаста кала
Апаста яңа гаилә оешты. Морзалар авылы егете, Татфондбанк хезмәткәре Динар Фәйзрахманов белән Апас кызы, "Росгосстрах" хезмәткәре Эльмира Салихова парлы тормышка аяк бастылар. Туган төбәкләрендә хезмәт итәргә калучы яшь парларга Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйлманов район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.