Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала бәхете – гаиләдә

Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, районның балалар бакчаларында "Гаиләгә кереш" дип исемләнгән инновацион проект уңышлы гына эшләп килә. Свияжныйның "Ләйсән" балалар бакчасында гаилә темасын үз эченә алган республикакүләм семинар узды. Биредә район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, "Россия гаиләсе" милли җәмгыять комитетының региондагы бүлеге җитәкчесе, программаның авторы...

Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, районның балалар бакчаларында "Гаиләгә кереш" дип исемләнгән инновацион проект уңышлы гына эшләп килә. Свияжныйның "Ләйсән" балалар бакчасында гаилә темасын үз эченә алган республикакүләм семинар узды. Биредә район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, "Россия гаиләсе" милли җәмгыять комитетының региондагы бүлеге җитәкчесе, программаның авторы Лидия Карцева, мәгариф бүлеге методистлары, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр катнашты.
"Гаиләгә кереш" проектының максаты - балаларны киләчәк гаилә тормышы өчен әзерләү, гаилә кыйммәтләрен, традицияләрен аңлатырга тырышу, өлкәннәрне, әти, әни, дәү әти һәм дәү әниләрне хөрмәтләргә өйрәтү.
-Балаларга кече яшьтән үк гаилә төшенчәсен, анда яклау табачагын, җылылыкны тоеп, аңлап үсәргә тиеш. Әлеге программа тәрбия өлкәсендә ярдәм итәр дип ышанабыз, - диде район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.
"Ләйсән" балалар бакчасында әлеге программа буенча күп эшләр эшләнгән. Аларның үрнәк итеп куярлык, хезмәттәшләренә өләшерлек тәҗрибәләре бар. Күргәзмәләрдә алар бар да чагылыш тапты.
-Эш тәҗрибәмнән чыгып йорт һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында чыгыш әзерләдем. Гаилә - җәмгыятьнең нигезе. Гаилә төшенчәсен аңлап үскән баланың мәрхәмәтле, якыннарына карата шәфкатьле, туган җанлы булып үсә, - диде "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Юля Фролова.
Семинарда сәләтле гаиләләр чыгыш ясады. "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре җыр-биюләре белән сокландырды.
-Без гаиләбез белән сәнгатькә гашыйк. Улым Ислам, кызым Әминә белән күп кенә чараларда катнашабыз. Бүген дә биюлы җырыбызны тәкъдим иттек, - диде Алия Нуриева.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев