18 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Кече Болгаер авыл китапханәсендә китап укучылар конференциясе үтте
Бүген, 18 январьда Кече Болгаер авыл китапханәсендә Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел уңаеннан Истәлекләр китабы буенча ,,Чордашларның фикере ташка язылсын" дигән исем астында китап укучылар конференциясе үтте. Әлеге әдәби кичәгэ матур әдәбиятны яратып укучылар җыелды. Китап укучылар, әлеге китапка тупланган күренекле шәхесләрнең, язучыларның, артистларның Аяз Гыйләҗевка карата язылган истәлекләре белән...
-
Апаслар Буада зона КВН уеннарында катнаша
Районда Шаяннар һәм тапкырлар клубының очрашулары узган иде. Анда район яшьләре арасыннан Каратун һәм Иске Йомралы яшьләре төркемнәре зона уеннарына чакырылды. 18 январь кичендә, ягъни бүген, Буада алар бәйгедә катнаша. 7 команда арасында чыгыш ясыйлар. Үзебезнекеләр өчен җан атарга барырга онытмагыз! +12
-
Бала бәхете – гаиләдә
Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, районның балалар бакчаларында "Гаиләгә кереш" дип исемләнгән инновацион проект уңышлы гына эшләп килә. Свияжныйның "Ләйсән" балалар бакчасында гаилә темасын үз эченә алган республикакүләм семинар узды. Биредә район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, "Россия гаиләсе" милли җәмгыять комитетының региондагы бүлеге җитәкчесе, программаның авторы...
-
Апас мәктәбе укучылары өлкәннәргә булыша
Апас урта мәктәбе укучылары "Кайгырту" операциясенә кушылдылар. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәр янында булып, хуҗалык эшләрендә булышалар. Карларын көрәп, өйләрен җыештырып, өлкәннәрнең рәхмәтләрен ишетәләр. Иң мөһиме - алар кайгытучанлык, игътибар күрсәтеп, вакытлыча гына булса да ялгызлыкларын оныттыралар.
-
Гаепләнүче апаслы табылган
Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, Апас бистәсендә бер хуҗалыкның сараена кереп, төзелеш өчен кирәкле җиһазлар урлап чыкканнар. Хәбәр кабул ителгәннән соң, гаепләнүчеләр кайнар эздән табылган. Урланган әйберләр дә кире алынган. Хәзер әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
-
Дәүләкидә чаңгычыларны каршыларга әзерлек бара
20 январьда Дәүләки мәктәбе янәшәсендә Биештә туып-үскән Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов истәлегенә мәктәп командалары арасында бик зур спорт бәйрәме-чаңгы эстафетасы үткәрү планлаштырылды. Әзерләнә башлагыз, оештыручыларның саллы приз-бүләкләре дә бар. (0+) Ришат Җамалиев.
-
Соңга калучыларга берничек тә түләп булмый
Быелның беренче январеннан соң туган беренче балага Татарстанда 8490 сум өстәмә акчаны алу өчен бала тугач ярты ел эчендә халыкны социаль яклаау идарәсенә килеп гариза язарга, аерым исәпкә басарга кирәк. Бу очракта пособие сабый туган көннән башлап исәпләнә 1әм бирелә. Гариза, тиешле документларны ярты елдан соң гына тапшырсаң, узган беренче...