Бер фатирда счетчик яныннан газ чыгуы мәгълүм булды
Рязан һәм Иваново өлкәсендәге торак йортларда газ шартлау очраклары беркемне дә битараф калдырмады. Фаҗига уйланырга һәм саклык кагыйдәләрен көчәйтергә мәҗбүр итте. Районда газ, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләрен берләштергән махсус комиссия оешты. Алар күпфатирлы йортларда, аерым хуҗалыкларда, социаль әһәмияткә ия булган биналарда тикшерү эшләре алып баралар. - Кеше...
Рязан һәм Иваново өлкәсендәге торак йортларда газ шартлау очраклары беркемне дә битараф калдырмады. Фаҗига уйланырга һәм саклык кагыйдәләрен көчәйтергә мәҗбүр итте.
Районда газ, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләрен берләштергән махсус комиссия оешты. Алар күпфатирлы йортларда, аерым хуҗалыкларда, социаль әһәмияткә ия булган биналарда тикшерү эшләре алып баралар.
- Кеше эштән кайткач, кичке якта, яки төш вакытында, ял көннәрендә чыгарга тырышабыз. Өйдәге газ җиһазлары тикшерелә, инструктаж үткәрелә. Иске, төзексез җиһазлар алмаштырыла яки алмаштырырга кушыла. Бер фатирда счетчик яныннан газ чыгуы мәгълүм булды һәм ул тиз арадада яңага алмаштырылды. Газ исе сизү белән тиешле хезмәтләргә хәбәр итәргә һәм бүлмәне җилләтергә кирәк, - ди районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Янгын чыгу очракларында 01 яки 101, 21-2-32, 112не җыегыз!
Бәхетсезлекләр сезгә килмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев