Бер җылы сүз күңелләрне эретә
Язгы кояш нурлары табигатьне ак карлардан арындырган, дөньяның яшәргән, ямьләнгән көннәрендә өч райондашыбыз олуг юбилейларын - 90 яшь тулган көннәрен бәйрәм иттеләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярларны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм бүләген тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыклары, агрофирма вәкилләре дә изге теләкләрен ирештерделәр. Караборнаш авылында гомер...
Язгы кояш нурлары табигатьне ак карлардан арындырган, дөньяның яшәргән, ямьләнгән көннәрендә өч райондашыбыз олуг юбилейларын - 90 яшь тулган көннәрен бәйрәм иттеләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярларны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм бүләген тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыклары, агрофирма вәкилләре дә изге теләкләрен ирештерделәр.
Караборнаш авылында гомер итүче Гөлсем әби Ибатуллина дини гаиләдә туып-үскән. - Бабам дини гыйлем иясе, әти-әни бик диндар кешеләр иде. Без җиде бала үстек, - дип сүзен башлады Гөлсем әби. Сугыш чорының ачысын-төчесен, кул хезмәтенең авырлыгын да татырга туры килә аңа. Апасына ияреп Урта азия якларында да хезмәт итеп кайтырга элгерә ул. Тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызы Суфия белән яши.
- Әни безгә гел таләпчән булды. Эшкә өйрәтеп үстерде. Тормышта шуңа күрә бик җиңел булды миңа. Лаеклы ялга чыккач әни янына яшәргә кайттым. Ир туганнарым Назыйр белән Наил дә гел килеп торалар. Барлык эшләрне дә киңәшләшеп, ярдәмләшеп башкарабыз, - ди Суфия ханым. Гөлсем әби дә бүгенге көндә тормышыннан, балаларыннан бик канәгать. - Үз аякларымда йөрим әле, намаз укыйм, газета, телевидение аша хәбәрләр белән танышып барам. Балаларым тәрбиялиләр, карыйлар. Рәхмәт аларга, - ди юбиляр.
Чүрибураш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Гаделҗан бабай Габидуллин гомер кичерә. Ул 1944 елда 18 яшеннән армия хезмәтенә алына.
- Башта безне пароход белән Саратовка, аннан вагонга төяп фронтка алып киттеләр. Шулай итеп сугышка кердек. Минем янда гына бомба төшеп шартлады. Туфракка күмелеп кенә исән калганмын. 1947 елның августында гына туган якка кайту бәхетенә ирештем, -дип сөйләп китте Гаделҗан бабай. Шуннан бирле колхозда эшли ул. Тормыш иптәше Диләфрүз апа белән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Бергә яши башлауларына 61 ел булган инде. Әле бүген дә янәшә бик матур итеп, бер-берсенә генә карап утыралар.
- Картым белән бик әйбәт яшибез. Эчмәде, тартмады. Какмады, сукмады. Нәрсә эшләсәк тә киңәшләшеп, сөйләшеп башкардык. Бүген дә менә пар канат булып гомер итәбез. Балалар, оныклар, оныкчыклар уңышларына сөенеп торабыз, - ди Диләфрүз әби. Дүрт кызлары, кияүләре, оныклары бер ызба тутырып кайтканнар. - Әти белән әнинең тигезлектә сәламәтлектә яшәүләрен телибез. Безне шатландырып каршы алып, озатып торсыннар иде, - диләр алар.
Югары Балтай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлилрахман бабай Фәйзрахманов та кунаклар кабул итте.
17 яше тулган егетне 1943 елда хәрби хезмәткә алалар.
- Әни күз яшьләре белән озатып калды. 1943-1945 елларда совет җирендә сугыштык. 1945 елда Монголиягә җибәрделәр. 1500километр җәяү барганнан соң Япония чигенә килеп чыктык. Август-сентябрь айларында сугышкачтын Кытайга җибәрделәр. Аннан Владивостокка. Аннан исән-сау туган җиргә кайту бәхетенә ирештек, - дип сөйли ветеран. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар икмәк амбары мөдире булып эшли. Лаеклы ялдан соң да сигез ел шушы эшне башкара. - Бүгенге көнем Аллага шөкер бик әйбәт. Улым, киленем тәрбиясендә яшим. Карчыгым гына иртәрәк үлеп китте. Озак яшәүнең сере эчмәү, тартмау һәм дә хәрәкәттә. Мин әле дә авылны әйләнеп кайтап, тик утырырга җыенмыйм, - ди Хәлилрахман бабай. Юбилярлар әлеге котлауларга бик шатландылар.
- Районда ветераннарга, гомумән, өлкәннәргә игътибар зур. Җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип озатып калдылар алар.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев