Бүген Апаста “Библиотөн” үтәчәк
ИГЪТИБАР! Мондый чара районда беренче тапкыр үткәрелә! - Китапханә, редакция, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә кызыклы программа тәкъдим ителәчәк. Бу чара "Татарстанда - музейлар язы" акциясе, "Әдәбият елы" кысаларында үткәрелә. Монда тамашачыларга (әти-әнисе озатуында яшь тамашачыларга да) музейда һәм китапханәдә кызыклы, сирәк очрый торган китап күргәзмәсе, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек...
ИГЪТИБАР! Мондый чара районда беренче тапкыр үткәрелә!
- Китапханә, редакция, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә кызыклы программа тәкъдим ителәчәк. Бу чара "Татарстанда - музейлар язы" акциясе, "Әдәбият елы" кысаларында үткәрелә. Монда тамашачыларга (әти-әнисе озатуында яшь тамашачыларга да) музейда һәм китапханәдә кызыклы, сирәк очрый торган китап күргәзмәсе, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы залы экспозициясе, сенсорлы моноблогта музейда сакланган районыбызның Ватан сугышы ветераннары фотолары һәм башка кызык мәгълүматлар белән беррәттән, китап сөючеләр тарафыннан хәзерләнгән курчак театры, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның яңа җырлары, дискәтүк, тәмле чәй тәкъдим ителәчәк. "Йолдыз" газетасына ташламалы яртыелга язылу мөмкинчелеге дә булачак. Тамаша кичке 20.00 сәгатьтән 23.00 сәгаткә кадәр музей, китапханә биналарында узачак ,- дип хәбәр итте Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис абый Ногманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев