24 апрель 2015 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 24.04.2015
-
Бүген Апаста тагын бер яңа гаилә туды
Бүген Апас егете Руслан Камалов белән Иске Йомралы авылы кызы Нигмәтҗанова Чулпан никахларын рәсмиләштереп, яңа гаилә кордылар. Руслан суд приставлары хезмәтендә эшли, ә Чулпан Казан медицина көллиятендә белем ала. Киләчәктә районда яшәп калучы Камаловлар гаиләсенә район башлыгының Котлау хаты һәм бүләге тапшырылды. Яшь гаиләне яңа тормышка аяк басулары белән котлыйбыз!...
-
Апас ветераннары җыр-моң бүләк итте
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында, район мәдәният йортында Апасның ветераннар Советы әгъзалары катнашында "Бер картлыкта, бер яшьлектә" исемле концерт үтте. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Сәхнәдә гармун моңы, эчтәлекле чыгышлар тынып тормады. Тамашачылар өйләренә рухи азык алып таралды.
-
Районда 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында һәм "Музейлар язы" акциясенә кушылып, март-апрель аенда 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Кичәгә укучылар әти-әниләре белән килгән иде. Аларны район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре котлады.
-
“Апас хәбәрләре”ндә бәби туе
Хезмәттәшебез - "Апас хәбәрләре" телекомпаниясенең шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллинаның кичә - 23 апрель көнне улы туды. Бу шатлыкны без дә бүлешәбез, бәләкәчнең сау-сәламәт, тәүфыйклы бала булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.
-
Бүген Апаста “Библиотөн” үтәчәк
ИГЪТИБАР! Мондый чара районда беренче тапкыр үткәрелә! - Китапханә, редакция, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә кызыклы программа тәкъдим ителәчәк. Бу чара "Татарстанда - музейлар язы" акциясе, "Әдәбият елы" кысаларында үткәрелә. Монда тамашачыларга (әти-әнисе озатуында яшь тамашачыларга да) музейда һәм китапханәдә кызыклы, сирәк очрый торган китап күргәзмәсе, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек...