Бүген район чыгарылыш сыйныф укучылары хәлиткеч йомгаклау иншасы язалар
Бүген район чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Катнашучыга үзе белән кара...
Бүген район чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслаучы документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк. Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый.
Конкрет темалар укучыларга йомгак иншасы башланганчы 15 минут алдан гына игълан ителәчәк. Инша өчен билгеләр куелмаячак. Ул "зачет" яки "незачет" дип кенә бәяләнәчәк. Әгәр дә иншада 250дән, ә изложениедә 150дән кимрәк сүз була икән, ткшерүче шунда ук "незачет" куячак. Текст кемнәндер күчерелгән булса да шундый ук бәя булачак. Цитаталарны чыганакны күрсәтеп кенә китерергә була. Әмма алар үз текстыңнан артып китмәскә тиеш.
Инша текстлары укырга кергәндә дә кирәк булуы ихтимал. Югары уку йорты иҗади эш өчен баллар өсти ала. Һәр вуз үз критерийларын үзе билгели. Инша нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә булачак. Әмма узган елда инша язган укучылар аны быел кабат язу мөмкинлегенә ия. Ул очракта абитуриент кабул итү комиссиясенә соңгы тапкыр язылган иншаны тәкъдим итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев