2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Апаста мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары була
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 3 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары була. Катнашырга һәм көч биреп торырга килегез!
-
Карабай авылыннан актив хәбәрчебез Хәлия апа Гафарова: мөлдерәмә күңелләргә кояш җылысы керсен
Берничә дистә елдан бирле ул үзенең уңган авылдашлары, авылдагы шатлыклы вакыйгалар, үзгәрешләр хакында газетабызга хәбәрләр язып тора. Язмалары шундый гади итеп языла аның, бер сулыштан укырлык. Ә бит ул шактый еллар үз аякларында йөрүдән мәхрүм. Сүзем - Карабай авылыннан актив хәбәрчебез Хәлия апа Гафарова турында. - Яшьтән үк газетага мәкаләләр...
-
Бүген район чыгарылыш сыйныф укучылары хәлиткеч йомгаклау иншасы язалар
Бүген район чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Катнашучыга үзе белән кара...