Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген шигърият көне

Районыбызда иҗат ялкыны белән янып яшәүче, матур-матур шигырьләре белән сөендерүче иҗатташ дусларыбыз бихисап. Руцилә Садриева шигырен тәкъдим итәбез: Кое Авыл тыкрыгында кое күрдем. Гади генә кое, сиртмәле. Ләкин үзе шулкадәрле матур... Гаҗәп серле, исең китмәле. Чыңлап торган тимер чылбыры бар Еллар серен алган үзенә. Әллә серле көче тартты микән... Мин...

Районыбызда иҗат ялкыны белән янып яшәүче, матур-матур шигырьләре белән сөендерүче иҗатташ дусларыбыз бихисап. Руцилә Садриева шигырен тәкъдим итәбез:
Кое
Авыл тыкрыгында кое күрдем.
Гади генә кое, сиртмәле.
Ләкин үзе шулкадәрле матур...
Гаҗәп серле, исең китмәле.
Чыңлап торган тимер чылбыры бар
Еллар серен алган үзенә.
Әллә серле көче тартты микән...
Мин карадым кое күзенә.
Томырылып күккә багып тора,
Тик карашы чиксез үпкәле.
Ятим кое ялгызлыкны кочкан
Шундый нәүмиз исең китмәле...
Юксынадыр кое япь-яшь чагын,
Су алырга килгән кызларны.
Сагынадыр... Челтер-челтер килеп
Чылбырлары чыңлап куйганны.
Бүрәнәсен яшел мүк каплаган
Сукмак та юк тирә-ягында.
Усалланган әрсез кычытканнар
Ниргәсенә аның сарыла.
Авыл тыкрыгында кое күрдем...
Бик борынгы кое, сиртмәле.
Юатасым килде, сүз катасым
Эндәшергә көчем җитмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев