21 март 2017 яңалыклары
-
Апас районы “Ашыгыч ярдәм“ бүлегеннән
Бүген район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә тән ярасы алып ике кеше мөрәҗәгать иткән. Өлкән яшьтәге апа өендә егылып аяк-кулын сындыра һәм беренче ярдәм күрсәтелеп, башкалага озатыла. Шулай ук тагын бер хатын-кызны үгез сөзә. Аңа да район үзәк хастаханәсенә алып килеп, беренче ярдәм күрсәтелә. Кан басымы уйнап, тән температурасы күтәрелеп...
-
Дәвештәге ял үзәгендә каникуллар күңелле үтә
Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген Казан, Яшел Үзән, Апас, Арча, Тәтеш, Биектау, Кама Тамагы, Ослан, Кайбыч, Буа, Чүпрәледән килгән, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 200дән артык бала ял итә. - Балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Узган ел килүчеләр дә шактый. Каникуллар күңелле үтә, барысы да канәгать, - ди Үзәк директоры...
-
Бүген шигърият көне
Районыбызда иҗат ялкыны белән янып яшәүче, матур-матур шигырьләре белән сөендерүче иҗатташ дусларыбыз бихисап. Руцилә Садриева шигырен тәкъдим итәбез: Кое Авыл тыкрыгында кое күрдем. Гади генә кое, сиртмәле. Ләкин үзе шулкадәрле матур... Гаҗәп серле, исең китмәле. Чыңлап торган тимер чылбыры бар Еллар серен алган үзенә. Әллә серле көче тартты микән... Мин...
-
9 райондашның юлы уңышсыз тәмамланган
Үзенең хезмәт иткән урыныннан нидер кыстырып кайтырга күнеккән райондашларның юллары һәрчак уңмый шул. Быелның ике аенда гына да тугыз кеше тоткарланып, суд тарафыннан җәза алган. Узган ел шундый 47 очрак теркәлгән. Алар арасында сөт, фураж, он, төзелеш материаллары урлаучылар бар.
-
Апаста ялган аракы сатылырга тиеш түгел
Алкогольле эчемлекләр һәм составында спирт булган продукция әйләнешен контрольдә тоту - район комиссиясенең чираттагы утырышында каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды һәм чыгыш ясады. - Бүген райондагы сәүдә нокталарында ЕГАИС электрон системасы куелып, сатылган һәр шешә аракы дәүләт күзәтү базасында теркәлеп бара. Сәүдә нокталарында сатылучы, кибет...
-
Апаста Нәүрүз бәйрәме булачак
Апаста Нәүрүз 26 мартта, 9.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында Кышны озату - Нәүрүз бәйрәме уза. Шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары белән сәүдә итү оештырыла. Ярминкәдә салам, печән, ит, сөт, бөртеклеләр тәкъдим ителә.
-
Шыгай халкын яңалык көтә
Зөя кебек үк киң, зур сулы булмаса да Имәлле елгасы да кайбер елларда бер дуамалланып ала. Шыгай авылы халкы көчле ташуларда шул вакытлы зур судан зыян күрә. Авылның бер урамын үзәктән аерып та куя ул кайчакта. Район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында аның авыл эченнән узучы өлешен тирәнәйтү, ярларын ныгыту...
-
Апас районында ташуны һавадан карап бәяләячәк
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комиссиясенең видеоконференция режимында уздырылган чираттагы эшлекле утырышыннан соң район комиссиясенең дә үз утырышы үткәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район хезмәтләренең быелгы язгы ташуга, гадәттән тыш хәлләргә, авылларны су басу куркынычына кагылышлы чыгышларны зур игътибар белән тыңлады. Утырышта чыгыш ясаган район янгын часте җитәкчесе...