Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетне эштән таба

Бәхет төшенчәсе күпкырлы бит ул. Берәүләр аны сәламәтлектә, икенчеләре байлыкта, өченчеләре армый-талмый хезмәт итүдә, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итеп яшәүдә күрә. Шундыйларның берсе - Иске Әнәле авылында туып-үскән, фидакарь хезмәте белән Татарстан Республикасының Атказанган ветеринар табибы исеменә, министрлык һәм районның күп санлы Рәхмәт хатларына ия булган Айрат абый Вәлиев. Айрат абый өч...

Бәхет төшенчәсе күпкырлы бит ул. Берәүләр аны сәламәтлектә, икенчеләре байлыкта, өченчеләре армый-талмый хезмәт итүдә, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итеп яшәүдә күрә. Шундыйларның берсе - Иске Әнәле авылында туып-үскән, фидакарь хезмәте белән Татарстан Республикасының Атказанган ветеринар табибы исеменә, министрлык һәм районның күп санлы Рәхмәт хатларына ия булган Айрат абый Вәлиев.

Айрат абый өч балалы гаиләдә үсә. Әтисе укытучы, әнисе яшелчәлектә бригадир була. Кечкенәдән әниләре янында яшелчә бакчасында эшләп, беренчедән яшелчәлек серләренә, икенчедән акчаны үз куллары белән эшләп алырга өйрәнәләр. Тугызынчы-унынчы классларда укыганда җәйге каникулларда комбайнер ярдәмчесе булып игенчелектә дә үз өлешен кертә. Мәктәптән соң Буа ветеринар техникумын тәмамлап армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткан япь-яшь егет "Спартак" колхозында ветфельдшер бригадасында эшли башлый. Үз эшенең остасы булу өчен югары белем кирәклеген аңлап ала ул. Эшен дә ташламыйча алты ел Казанда ветеринар академиядә белем ала. Шушы ук колхозда ферма мөдире булып та эшли. Югары белемле, тырыш, пөхтә, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга яраткан яшь белгечне Горбунов колхозына дуңгызчылык комплексына баш табиб итеп билгелиләр. Биредәге хезмәтләре аны Атказанган исеме дәрәҗәсенә җиткерә дә инде. Шулай ук Татарстан Республикасының ветеринар табиблары Ассоциациясе чыгарган "Татарстанда ветеринария тарихы" китабында, җиде район арасында бердәнбер гади колхоз табибы буларак, аның турында бик матур язма урын алган.

Айрат абыйның Фания апа белән тормыш коруларына да кырык ел вакыт узган. Фания апа шулай ук Россиянең Почетлы Доноры исемен йөртә. Уллары Марат, кызлары Эльмираны да үзләре үрнәгендә тәрбияләп, югары белем алуда ярдәм итеп, олы тормыш юлына бастырганнар. Кияүләре Нәфис, киленнәре Зөһрә дә әлеге гаиләне хөрмәт итеп яшиләр. Айрат абый белән Фания апа һәр яңа туган көндә оныклары Искәндәр, Салават, Сәмирнең уңышларына сөенеп торалар, алар белән горурланалар.

Айрат абыйның яшелчәлек, умартачылык белән шөгыльләнүе дә әнисеннән бирелгән диясе килә. Бүгенге көндә ул күп итеп кыяр, помидор үстерә, умарталар тота. Район буенча һәвәскәр бакчачылар оешмасында, умартачылык бүлегендә Фәрит Касыймовның урынбасары булып тора. Йөзгә якын каз, ат, ике үгез, 40-50 баш тавык, сарыклар асрыйлар. Ифтар, Корбан табыннарына алар гаиләсеннән куелган кыяр, помидор, балдан авылдашлары, милләттәшләр рәхмәтләрен әйтеп авыз итәләр. Ак мәчет ачылган елны да Изге Болгар җирендә гаиләсе исеменнән Корбан чалдырып райондашларны тәмле пылау белән сыйладылар. Улы Марат гаиләсе белән берлектә Миргасыйм һәм Әнәле мәчетләренә кондиционер урнаштырганнар. Әнәле мәчетенең рәшәткәләрен өч елга бер тапкыр буяп, яңартып торалар. - Һәр ел саен яңа ел алдыннан безне чакырып мул табын артында кунак итәләр. Яңа ел пакетлары тапшыралар, ә без аларны оныкларга бүләк итәбез. Безне шулай зурлаганнары өчен район башлыгына олы рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов авыл хуҗалыгы өлкәсендә Атказанган исеменә ия булучыларга ике центнер бодай бирә. Аңа да олы рәхмәтемне ирештерәсем килә, - дип шатлыгы белән уртаклашты Айрат абый.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев