27 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Районның мәдәният хезмәткәрләре эшләренә нәтиҗә ясады
Районның мәдәният хезмәткәрләре айлык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Бу юлы алар Табар Черкене мәдәният йортына җыелды. Биредә авыл җирлекләрендә барган КВН уеннарына нәтиҗәләр ясалды, төрле бәйге-грантларда катнашу бурычы куелды. Шулай ук авылларда фольклор ансамбльләр оештыру, төрле тарихи мәгълүматларны барлаганда ярдәм итү турында да сүз булды.
-
“Йолдыз“ җиңү яулады
"Йолдыз" газетасы коллективы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктыртуда зур өлеш керткәне өчен республикакүләм бәйгедә икенче урынга лаек булды. Баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева бүләкләү тантанасында катнашты.
-
Апаста “Мәрхәмәтле Татарстан“ акциясе дәвам итә
Районның опека һәм попечительлек бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә республикакүләм "Шәфкатьле Татарстан" акциясе кысаларында балалар белән "Оста куллар" дәресе уздырды. Укучылар кәгазьдән төрле әйберләр ясадылар һәм рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар.
-
Апасның “Салават күпере“ бакчасында белем һәм тәрбия орлыклары
Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Үз милләтебезне генә түгел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцибын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы,...
-
Болынбалыкчы мәктәбе республикакүләм бәйге җиңүчесе
"Лукойл" шәфкатьлелек фондының социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасында Апас районы делегациясе дә катнаша. Биредә Болынбалыкчы мәктәбе бүләкләнә. Ул "Экология" номинациясендә җинү яулады. Алар "Безнең уңайлы мәктәп ишегалды" темасы яктырткан.
-
“Татмедиа“ бүләкләре үз ияләрен тапты
"Татмедиа" тарафыннан вакытлы матбугатка язылучылар арасында оештырылган бәйге бүләкләренә Апас урта мәктәбе укытучылары лаек булды. Гөлфия Габидуллина лотерея отышы буенча җылы юрган алды. Гүзәл Дәүләтшина иң зур суммага газета-журналларга язылучы буларак бүләкләнде. Ул инде мондый бүләкне өченче тапкыр ала. Бүләкләрне "Йолдыз"("Звезда") газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева тапшырды. Апас урта мәктәбе...
-
Бәхетне эштән таба
Бәхет төшенчәсе күпкырлы бит ул. Берәүләр аны сәламәтлектә, икенчеләре байлыкта, өченчеләре армый-талмый хезмәт итүдә, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итеп яшәүдә күрә. Шундыйларның берсе - Иске Әнәле авылында туып-үскән, фидакарь хезмәте белән Татарстан Республикасының Атказанган ветеринар табибы исеменә, министрлык һәм районның күп санлы Рәхмәт хатларына ия булган Айрат абый Вәлиев. Айрат абый өч...