Битлекләр вирустан саклый, бәясе дә кыйммәт түгел
“Таттехмедфарм” предприятиесе белгечләре әйтүенчә, бер битлекнең үзкыйммәте 8 сум тора.
(6 ноябрь, “Апастово-информ”).
Бүген күпчелек даруханәләрдә бер битлекне 8 сум 80 тиенгә саталар. Март аеннан бирле аның бәясе үзгәрмәгән. Базарда битлекнең күп булуы сәбәпле, аның әле бәясе төшәргә дә мөмкин. “Таттехмедфарм” генераль директоры Олег Акберов сөйләвенчә, республикада бүген битлекләр өчен чималны ике предприятие җитештерә.
“Безнең битлекләр теркәлү таныклыгына ия. Росздравнадзор безнең битлекләрне бөтен таләпләргә туры килә дип саный”, - ди Акберов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев